Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда зиратларга экскурсия оештыра башлаячаклар

Некрополь туризмы программасы язгы-җәйге сезонда гамәлгә ашырыла башлаячак.

Быел Казанда некрополь туризмы программасын гамәлгә ашыра башларга ниятлиләр. ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Туризм үсешенә ярдәм күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова шул хакта хәбәр итте.

«Некрополь туризмы бүгенге көндә иң перспективалы юнәлешләрнең берсе. Быел шәһәр кунакларына Казанның мәшһүр шәхесләр җирләнгән зиратларына экскурсияләр тәкъдим итәчәкләр», - дип искәртте докладчы.

Аерым алганда, Казанда Александр Арбузов, Николай Лобачевский һәм Яков Шамов кебек күренекле шәхесләр җирләнгән Арча зираты бар, диде ул.

«Туган якны өйрәнүчеләр безнең өчен кызыклы экскурсия программалары әзерли. Әлеге юнәлеш туристлар арасында популярлык казаныр дип уйлыйм», - диде Туризм үсешенә ярдәм күрсәтү комитеты директоры.

Некрополь туризмы программасы язгы-җәйге сезонда гамәлгә ашырыла башлаячак.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев