Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанга Санкт-Петербургтан "патша бүләкләре" кайтартылган

“Эрмитаж – Казан” үзәгендә Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан “Патша хәзинәләре” күргәзмәсе ачылды.

Бүген  Казан Кремле тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Эрмитаж – Казан” үзәгендә “Патша хәзинәләре” күргәзмәсе эшли башлады. Экспозиция сәнгать һәм тарихи яктан да кызыклы булган 25 экспонатны үз эченә алган. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зәркән сәнгатенең борынгы үрнәкләре дипломатия һәм сәяси эшләрдә, гражданлык һәм хәрби өлкәләрдәге уңышлар күп очракта кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелүе турында сөйли. Сарай хәзинәләрен баеткан күп кенә зәркан эшләнмәләр Анна Иоанновна идарә иткән чорга туры килә.

Бөек Петрның кызы Елизавета Петровна патшалык иткәндә Россиянең Европа һәм көнчыгыш илләре белән элемтәләре ныгый, истәлекле бүләкләр алмашу популярлаша. 1762 елда тәхеткә Екатерина II килгәч, кыйммәтле коллекцияләр туплау этабы башлана.

Россиянең Халыкара аренадагы уңышлары да кыйммәтле бүләкләр санын арттыра. Патша казнасын дәүләтара элемтәләр, уңышлы килешүләр, дәрәҗәле кунаклар килүе дә баеткан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Күргәзмәдә хатын-кызлар өчен биш төрле бизәнү комплекты урын алган.

Күргәзмә 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев