Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанлыларга грипптан прививканы метро станцияләре янында ясыйлар

Прививка ясау буенча мобиль бригадалар 4 метро станциясе янында һәм "Казан" агросәнәгать паркы мәйданында булачак. (Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Казанлылар грипптан прививканы метро станцияләре янында ясата ала. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр. Шәһәр халкына грипка каршы вакцинация акциясен Казан буенча сәламәтлек идарәсе башлап җибәрә. Прививка...

Прививка ясау буенча мобиль бригадалар 4 метро станциясе янында һәм "Казан" агросәнәгать паркы мәйданында булачак.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Казанлылар грипптан прививканы метро станцияләре янында ясата ала. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

Шәһәр халкына грипка каршы вакцинация акциясен Казан буенча сәламәтлек идарәсе башлап җибәрә. Прививка ясау буенча мобиль бригадалар 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр "Җиңү проспекты", "Кәҗә бистәсе", "Яшьлек", "Авиатөзелеш" метро станцияләре янында һәм "Казан" агросәнәгать паркында ясала.

"Казанлылар привиканы һәр көнне 10.00нан 17.00 сәгатькә кадәр ясата ала, агросәнәгать паркында вакцинация дүшәмбедән кала 10.00нан 15.00 сәгатькә кадәр уздырыла", - диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында. Үзең белән паспорт һәм мәҗбүри иминият полисы булуы шарт.

Тавык аксымына аллергия булганда, поствакциналь реакция, яисә моңа кадәр ясатканда хәл авырлашкан булса, вакцинация ясату тыела. Шулай ук йогышлы яки йогышсыз авыру булганда, үзеңне начар хис иткәндә, авыру кичергәннән соң ике атна үтмәгән булса да прививка ясатудан тыелып торырга кирәк, дип киңәш итә табиблар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев