Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанлылар балаларына Польза, Сальма, Айла, Кондратий, Самуил исемнәре куша башлаган

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 520 бала: 266 малай һәм 254 кыз тууы теркәлгән.

Казанлылар балаларына Польза, Сальма, Айла, Кондратий, Самуил исемнәре куша башлаган. Бу хакта Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе хәбәр итә.

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 520 бала: 266 малай һәм 254 кыз тууы теркәлгән.

Казанның иң яшь анасына 21 яшь булса, иң өлкәненә – 47. Иң яшь әтигә 22 яшь булса, иң өлкәненә – 60. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 630 һәм 4710 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Михаил, Александр, Арина, Егор, Тимур, Ясминә, Майя, Камилла, Самат. Сирәк кушылган исемнәр: Польза, Сальма, Эмма, Кондратий, Миңнур, Ризван, Зилә, Самуил, Айла, Раяз, Зара. 

Фото: https://pixabay.com | VABo2040

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев