Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан хаҗга киткән беренче төркем Мәккәгә барып җитте

Хаҗиларның соңгы төркеме Казаннан 4 августта китәчәк.

Казаннан хаҗга киткән беренче төркем Мәккәгә барып җитте һәм кунакханәләргә урнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хаҗилар төркем җитәкчеләре һәм табиблар озатуында Гомрә хаҗы кылу өчен «Әл-Хәрам» мәчетенә юл тотты: биредә алар тәваф (Кәгъбәтулланы 7 мәртәбә әйләнеп чыгу) һәм сәгый кылды (Сафа белән Мәрва таулары арасын 7 тапкыр узу), ир-атлар чәчләрен алдырып, ихрам халәтеннән чыкты.

Олуг хаҗга кадәрге 10 көндә хаҗилар өчен төрле дәресләр (хаҗ, әхлак, Коръән дәресләре), экскурсияләр оештыру каралган.

  • 49 булачак хаҗи изге сәфәргә Татарстан башкаласыннан 25 июльдә кузгалды. Башта алар Мәскәүгә очты. Монда аларга республика хаҗиларының 49 кешедән торган тагын бер төркеме кушылды. Әлеге ике төркем ил башкаласыннан Дубайга юл тотты, аннан уңайлы автобусларга күчеп утырып, ике тәүлек чамасы барганнан соң, кичә Мәккәгә барып җитте.
  • Быел “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы программалары белән 1800 кеше хаҗ сәфәре кыла. Изге сәфәргә барлыгы 36 төркемне җибәрү күздә тотыла.

Хаҗиларның соңгы төркеме Казаннан 4 августта китәчәк.

 

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев