Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан Мәскәүгә поезд белән шәхси машинаны күчереп булачак

Әлеге тимер юл маршруты буенча автомобиль күчерү вагоны йөри башлаган. (Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россия тимер юллары оешмасының матбугат хезмәте «Мәскәү - Казан» N23Г/24М пассажир поездында автомобиль күчерү вагоны йөри башлавы турында хәбәр итә. Пассажирлар хәзер үз машиналарын һәм мотоциклларын күчереп йөртә алачак. Бу хакта "Интерфакс" яза. Әлеге хезмәтнең бәясе...

Әлеге тимер юл маршруты буенча автомобиль күчерү вагоны йөри башлаган.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россия тимер юллары оешмасының матбугат хезмәте «Мәскәү - Казан» N23Г/24М пассажир поездында автомобиль күчерү вагоны йөри башлавы турында хәбәр итә. Пассажирлар хәзер үз машиналарын һәм мотоциклларын күчереп йөртә алачак. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Әлеге хезмәтнең бәясе транспорт чарасының авырлыгына, пассажирлар санына, вагон төренә һәм билет сатып алу формасына бәйле. Автомобиль күчерү вагонына 8 мотоцикл яки 3тән 5кә кадәр машина сыя. Күчерү өчен гаризаны алдан тапшырырга кирәк.

Мәскәүдән транспорт чарасын махсус автомобиль күчерү вагоны йөргән башка шәһәрләргә - Адлер, Санкт-Петербург, Петрозаводск, Әстерхан һәм Ростов Донга да күчереп була.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев