Саба таңнары

Казаннан – Симферопольгә яңа рейс

5 июньнән Red Wings авиакомпаниясе Казан-Симферополь маршрутын ачып җибәрде. Очулар ТУ 204 авиалайнерларында дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Очкыч Казаннан иртәнге 04:40 сәгатьтә кузгалып китә, Симферополь аэропортына 07:10 сәгатьтә төшә. 8 июньнән Red Wings авиакомпаниясе әлеге юнәлештә очулар санын арттырды. Шулай итеп, дүшәмбе көннәрендә Казаннан очулар 15:20 сәгатьтә башкарылачак, очкыч...

5 июньнән Red Wings авиакомпаниясе Казан-Симферополь маршрутын ачып җибәрде. Очулар ТУ 204 авиалайнерларында дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак.
Очкыч Казаннан иртәнге 04:40 сәгатьтә кузгалып китә, Симферополь аэропортына 07:10 сәгатьтә төшә.
8 июньнән Red Wings авиакомпаниясе әлеге юнәлештә очулар санын арттырды. Шулай итеп, дүшәмбе көннәрендә Казаннан очулар 15:20 сәгатьтә башкарылачак, очкыч билгеләнгән пунктка 18:50 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Рейсларны әлеге расписание буенча сентябрь азагына кадәр башкару планлаштырыла, дип җиткерде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: