Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның 2нче татар гимназиясе дәресләрдән онлайн трансляцияләр башлаган

Чираттагы туры эфир 27 сентябрьдә булачак.

Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе үз инстаграм аккаунтында кайбер дәресләрдән онлайн трансляцияләр күрсәтә башлаган. Бу хакта “Татар-информ”га гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина хәбәр итте.

“Үткән атнада без онлайнда химия, биология, география, математика дәресләрен күрсәттек. Ә 27 сентябрь трансляциясен Дөньякүләм туризм көненә багышлыйбыз. Туризм ул телләр белән бәйле, шунлыктан тел дәресләрен күрсәтергә булдык”, - диде гимназия директоры.

27 сентябрь, җомга көнне инстаграмда гимназиянең рәсми аккаунтында (@tatargym2) 12:00-12:45 сәгать аралыгында дүрт дәрестән – гарәп, алман, рус, инглиз теле дәресләреннән онлайн трансляция оештырылачак. “Татар гимназиясендә укыган балаларның татар телен генә түгел, башка телләрне дә өйрәнүләрен күрсәтәсе килә”, - дип аңлатты Камәрия Хәмидуллина. 

Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе быел БДИда республикадагы иң югары нәтиҗәне күрсәткән белем бирү учреждениесе. Гимназия укучысы Рамил Баһавиев имтиханнарын 399 баллга тапшырды. Кичә Дәүләт Советына еллык Юлламасында Рамил Баһавиевның уңышларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов да телгә алды. Хәзер Баһавиев КФУ студенты.

 

Фото: архив/Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев