Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның “Черек күл” паркына пар аккошлар җибәрелде

“Аккош күле” балеты геройлары исемнәре кушылган кошларны фотога төшерергә һәм ашатырга мөмкин.

Казанның “Черек күл” паркына Зигфрид һәм Одиллия исемле аккошлар җибәрелде. Чара Парклар һәм скверлар дирекциясе әзерләгән җәйге программаны эшләтеп җибәрүгә багышлана.

Запуск летней программы “Ясно. Прекрасно” центра “Смена”

Кошларны күлгә җибәрүдә Казан башкарма комитеты Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Сәетова катнашты.

Каракошлар махсус агач читлектә алып килделәр. Кара төстәге аккошлар читлектән чыккач, канатларын җәеп җибәрделәр, як-якка карадылар да паркка җыелган казанлылар алкышлары астында суга чумдылар. Хәзер паркта “Аккош күле” балеты геройлары исемнәре кушылган каракошларны фотога төшерергә һәм ашатырга, шулай ук яңа ачылган кибеттән китаплар да сатып алырга мөмкин.

Запуск летней программы “Ясно. Прекрасно” центра “Смена”

Аккошларны шәһәргә “КамаСтройИнвест” компаниясе бүләк иткән. Аларны Краснодардан алып кайтканнар, хәзер кошларга 1 яшь. Кошлар өчен паркта махсус йорт куйдылар.

Кошларны Казанның Ерткыч кошларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре карыячак. Үзәк җитәкчесе “Татар-информ”га аккошларны икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм башка әзер ризыклар белән ашатырга ярамый, дип белдерде.

Кошларга бары тик яшелчә генә ашатырга мөмкин. Бу вак туралган ак чәкәнле яки пекин кәбестәсе, төрле салат яфраклары, кишер, чөгендер яки уылган бәрәңге булырга мөмкин. Аккошлар бер көндә 1,3 кг чамасы ризык ашый, диде ул.

 Ãâ€”апуск летней программы “Ясно. Прекрасно” центра “Смена”

Фото: Михаил Захаров

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев