Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның Игенчеләр сарае каршында үтәчәк бәйрәмдә лотореяга бозау уйнатыла

Яңа елга багышланган бәйрәм программалары 3, 5 һәм 7 гыйнварда үтәчәк.

3, 5 һәм 7 гыйнварда Казандагы Игенчеләр сарае каршында Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары узачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен концерт программасы, төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылачак. Мәсәлән, 3 гыйнварда кар машиналары һәм квадрацикллар күргәзмәсе, ә 5 гыйнварда җәнлекләр күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук атта йөрү мөмкинлеге тудырылачак һәм лоторея уйнатылачак. Төп бүләк – бозау.

Бәйрәм программалары 11.00 сәгатьтә башлана.

Фото: Салават Камалетдинов

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев