Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның Ирек мәчетендә Әлфия Авзалова рухына дога кылдылар

Бөек татар җырчысын искә алырга туганнары, якыннары мәчеткә җыелды.

Бүген Казандагы Ирек мәчетендә Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия Авзалова рухына дога кылдылар. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе катнашты.

"Әлфия апаның кабере киң, үз китапларын уң кулы белән алып, хисапсыз җәннәткә керергә насыйп булсын", - диде Ирек мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов.

Бөек татар җырчысын искә алырга "Казан утлары" ансамбле җитәкчесе Кәрим Габидуллин, бэк-вокалчы Сания Габидуллина килде. "Әлфия апа белән арабызда бер сер дә булмады. Ике ел үтте, Әлфия апа бер дә истән чыкмый, тавышы, фикере әле дә колакта", - диде Сания Габидуллина.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова бүгенге көннең бик дулкынландыргыч булуын әйтте. "Вакыт дәвалый диләр, дәваламый. Әни бик сагындыра. Бүген укыган догаларыбыз аның рухын шатландырыр дип өметләнәм", - диде ул.

  • Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә 85нче яшендә вафат булды. Аны Казанның Татар зиратына җирләделәр. 
 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X