Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның Ирек мәйданында Ленин һәйкәлен постаменттан алдылар

66 ел эчендә беренче тапкыр монументка реставрация ясалачак.

Казанның Ирек мәйданында Ленин һәйкәлен постаменттан алдылар. 66 ел эчендә беренче тапкыр монументка реставрация ясалачак.


«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, статуяны Кукмара таш эшкәртү заводына озатачаклар, анда һәйкәлне махсус чаралар белән эшкәртәчәкләр.


Постаментны сүтәчәкләр, аерым таш блокларны чистартып, соңыннан яңадан урнаштырачаклар. Монументның бетон нигезен ныгытачаклар – ул соңыннан аумас өчен кирәк.


Скульптор Петр Яцыно һәм архитектор Александр Гегелло иҗат иткән һәйкәл 1954 елда урнаштырылган. Скульптураның биеклеге – 4,8, постаментныкы 8,25 метр тәшкил итә. Монумент мәдәни мирас объекты дип табылган. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев