Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның тимер юл вокзалында аэропорт исемнәре өчен тавыш бирергә мөмкин

“Россиянең бөек исемнәре” язуы буенча тавыш бирү пунктын табып була.

34 тимер юл вокзалында, шул исәптән Казанда да, Россиянең бөек исемнәре” проекты буенча тавыш бирү пунктлары ачылган. Бу хакта Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“30 ноябрьгә кадәр әлеге вокзалларда булучылар илнең 47 аэропортының берсенә Россиянең бөек эшлеклесе исемен бирүдә тавыш бирә ала”, - диелгән хәбәрдә.

Казан вокзалында “Россиянең бөек исемнәре” язуы буенча тавыш бирү пунктын табып була.

Биредә Татарстанның “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларына гына түгел, илнең 47 аэропортының теләсә кайсысына Россиянең бөек эшлеклесе исемен сайлауда тавыш бирергә мөмкин.

Проектның максаты – халык тавыш бирү юлы белән Россия аэропортларына биреләчәк күренекле ватандашларыбызның исемен сайлау.

Фото:архив/Рамиль Гали/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X