Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның ЮХИДИ идарәсе: Кызыл автобус шоферлары план артыннан куа

Автобус шоферлары гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган төре — пассажирларның салоннан төшеп калуы.

Кызыл автобус шоферлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмый һәм план артыннан куа.  «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең Казанда автобус йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең ешаюы сәбәбе турындагы соравына шәһәр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә шулай дип җавап бирделәр.

«Пассажир автобуслары шоферларының рульдә үзләрен шулай тотуының бер сәбәбе - аларның кереме планны үтәүгә бәйле булуда», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Автобус шоферлары гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган төре — пассажирларның салоннан төшеп калуы (51,6 процентка якын), дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә. Транспорт чараларының бәрелешүе (21,9 процент) — икенче, җәяүлеләрне бәрдерүе (9,4 процент) өченче урында.  

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев