Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның юл хезмәтләре 15 октябрьдән кышны каршы алырга әзер

Шәһәр хакимияте 560тан артык махсус техника бүлеп биргән, 10 тоннага якын реагент сатып алган һәм "Буран" планын төзегән.

Казанның юл хезмәтләре 15 октябрьдән кышны каршы алырга әзер. Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Кышкы сезон 15 октябрьдә башланып, 2019 елның апрель урталарына кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда барлык юл хезмәтләре дә тәүлек әйләнәсе эшләүгә күчә. Махсус техниканың эшен район хакимиятләре спутник системасы ярдәмендә тикшереп-көйләп торачак», - дип белдерде Куляжев.

Урамнарны кардан арындыруга 567 махсус машина һәм 650 эшче җәлеп ителәчәк. Тротуарлар һәм җәмәгать транспорты тукталышларына аерым игътибар биреләчәк.

Шәһәр урамнарыннан җыелган барлык карны махсус кар эретү пунктларына ташыячаклар. Моннан тыш, шәһәрнең төрле урыннарында карны вакытлыча өеп тору өчен 8 урын булдырылачак.

Һава шартлары кисәк начараеп киткән һәм кар күп яуган очракта «Буран» планы кертеләчәк.

Бозлавыкка каршы көрәшү өчен барлыгы 80 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 9 тонна реагент сатып алынган.

Юл хезмәтләренең кышка әзерлеген 10-15 октябрь көннәрендә махсус комиссия тикшерәчәк.  

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев