Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына кафр козгыннары алып кайттылар

Әлеге кошлар бик зур, аларның озынлыгы 129 сантиметрга җитәргә мөмкин, козгынның бу төре Халыкара Кызыл китапка кертелгән.

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына кафр козгыннары алып кайттылар. Бу хакта Казан зооботаника бакчасының Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Әлеге кошларны Германиядән кайтардылар, алар Котбус шәһәрендәге зоопаркта туган. Козгыннарга — 5 яшь», — диелә хәбәрдә.

Кафр козгыны мөгезле козгыннар төренә керүче ике төрнең берсе, ул Африка саваннасында яши. Әлеге кошлар бик зур, аларның озынлыгы — 129 сантиметрга, авырлыгы 3,2 килограммнан 6,2 килограммга кадәр җитә. Козгынның бу төре Халыкара Кызыл китапка кертелгән.

Аларның гомер озынлыгы 40-60 ел тәшкил итә, кошлар буынтыкаяклылар, моллюсклар, бакалар, ташбакалар, еланнар һәм кимерүчеләр белән туклана.

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына таҗлы торналар алып кайтулары хакында хәбәр ителгән иде инде. 

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев