Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның "Синтез" командасында уйнаучы 23 яшьлек ватерполчы инфаркттан үлгән

Казанның "Синтез" ватерпол командасы һәм Россия җыелмасы уенчысы Владислав Тимаковның үлем сәбәбе билгеле булды. Ул инфаркттан җан биргән. Бу хакта экспертиза үткәргән табиб җиткергән. Аның әйтүенчә, уенчыда җәрәхәт эзләре һәм суга бату билгеләре күренмәгән. Спортчы инде хастаханәгә китергәндә үк үлгән була. Рәсми нәтиҗәләр атна азагында гына билгеле булачак. Ишеткән булсагыз,...

Казанның "Синтез" ватерпол командасы һәм Россия җыелмасы уенчысы Владислав Тимаковның үлем сәбәбе билгеле булды. Ул инфаркттан җан биргән.

Бу хакта экспертиза үткәргән табиб җиткергән. Аның әйтүенчә, уенчыда җәрәхәт эзләре һәм суга бату билгеләре күренмәгән. Спортчы инде хастаханәгә китергәндә үк үлгән була. Рәсми нәтиҗәләр атна азагында гына билгеле булачак.

Ишеткән булсагыз, 23 яшьлек ватерполчы белән күңелсез хәл 6 сентябрьдә Болгариядә иртәнге күнегүләр вакытында бассейнда булган иде. Тимаков Россия җыелма команда составында Казандагы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында да катнашты. 2013 елгы Универсиадада ул көмеш медаль яулаган команда составында да чыгыш ясады.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев