Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казансуга афәт каян килгән? [+фото]

"Казансу елгасында балык һәм үрдәкләрнең күпләп үлеменә республикабызда урнашкан аномаль эсселек аркасында суүсемнәре тараткан токсиннар төп сәбәпче", - дип чыгыш ясады "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында булган пресс-конференциядә Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Фаяз Шакиров.

Узган җомгада РТ Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казансу елгасында балык һәм үрдәкләрнең үлеме турында хәбәр иткәннәр иде. Белгечләр тарафыннан һәлакәт урынында тикшерү оештырылды.

Казансуда афәткә китергән төп сәбәт - кислород җитмәүдер, дип фаразланган иде. Экспресс-анализ күрсәткәнчә, суда кислород кирәгенчә. Суның химик анализы бүген билгеле булган. Анализда сульфатның артык күп булуы күрсәтелә. Татарстан экологлары фикеренчә, бу сәбәп тә балык һәм үрдәкләр үлеменә китерергә тиеш түгел.

Казансу елгасы территориясен тулаем тикшерү максатында оператив төркем оештырылды. Узган ялларда экологлар тарафыннан җентекле тикшеренү алып барылды.

"Безнең фикер - суүсемнәре черү аркасында бүленеп чыгучы токсин. Алар барлык тереклекне һәлакәткә китерә. Әлегә тикшеренүләр дәвам итә", - дип ассызыклады министр урынбасары. Төгәл нәтиҗәләр ике атнадан соң билгеле булачак.

Зыян күләме әлегә исәпләнмәгән. Һәлакәт урыныннан 90 балык һәм 8 үрдәк үләксәсе җыеп алынган.

Шулай ук бүген республиканың башка сулыкларында - Победилово авылы, Спасс, Яшел Үзән районнары территориясен юучы сулыкларда да моңа охшаш һәлакәт урыннары билгеле булды. "Эсселек нормага кайткач, сулыклар да иркен "сулыш алыр", - дип сүзен йомгаклады Фаяз Шакиров.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев