Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күчмә кубок сабалыларда калды

23 апрель көнне Кукмара һәм Саба шашкачыларының традицион иптәшләрчә очрашуы булды. Спорт мас­терлыгына кандидатлардан торган Саба шашкачылары зур өстенлек белән җиңүгә ирештеләр. Саба командасына иң күп очколарны Илфат Хәннанов һәм Нәзир Дәүләтгәрәевлар китерде. Шәхси беренчелектә дә алар 1-2 урыннарны бүлештеләр. 3 урында- Кукмара шашкачысы Илгиз Хаҗиев. Тизлеккә уйнау буенча (блиц-турнир)...

23 апрель көнне Кукмара һәм Саба шашкачыларының традицион иптәшләрчә очрашуы булды. Спорт мас­терлыгына кандидатлардан торган Саба шашкачылары зур өстенлек белән җиңүгә ирештеләр. Саба командасына иң күп очколарны Илфат Хәннанов һәм Нәзир Дәүләтгәрәевлар китерде. Шәхси беренчелектә дә алар 1-2 урыннарны бүлештеләр. 3 урында- Кукмара шашкачысы Илгиз Хаҗиев. Тизлеккә уйнау буенча (блиц-турнир) барган ярышта 1-2 урыннарны шулай ук Х.Вәгыйзов һәм Н.Дәүләтгәрәевлар яулады. 3 урында Сабадан Азат Әхмәтов. Шулай итеп, күчмә Кубок Саба шашкачыларында калды.
Зөфәр Вәлмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев