Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече һәм урта бизнеска салым түләү сроклары күчерелә

Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин РФ Хөкүмәте бизнеска ярдәм чараларын керткәнен әйтте.

РФ Хөкүмәтенең 2 апрельдә чыккан Карары нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек реестрына кертелгән субъектларга салым түләү сроклары күчерелде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.

«РФ Хөкүмәте бизнеска ярдәм чараларын кертә. Керемгә салым, 2019 ел өчен бердәм авыл хуҗалыгы салымы, гадиләштерелгән салым системасы буенча салымнар, март өчен һәм 2020 елның беренче кварталында аванс түләүләре һәм салымнарны түләү (НДС, һөнәри керемгә салым, салым агентлары түли торган салымнан тыш) алты айга озайтыла», — диде Андрей Никиташин.

Апрель һәм июнь өчен, икенче квартал һәм беренче яртыеллык өчен аванс түләүләре, салымнар (НДС, һөнәри керемгә салым, салым агентлары түли торган салымнан тыш) дүрт айга озайтыла.

Шәхси эшмәкәрләрнең 2019 елгы табышларынннан НДФЛ түләүләре өч айга кичектерелгән. «Бу оешмалар өчен транспорт салымы, җир салымы, оешмалар мөлкәтенә салымнар буенча аванс түләүләре чигерелде», — диде Андрей Никиташин.

Ул 2020 елның беренче кварталы өчен 30 апрельдән соңга калыйча, икенче квартал өчен 30 декабрьдән соңга калмыйча түләргә кирәклеген искәртте.

Андрей Никиташин әйтүенчә, зыян күргән тармакларның микропредприятиеләре өчен иминият взносларын түләү сроклары озайтыла. Барлык салым түләүчеләр өчен салым хисапларын тәкъдим итү сроклары күчерелә.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев