Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңел түзмәде, Истанбулдан соң Анталиягә дә киттек

“Болгар” радиосының “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручысы Илмир Ямалов гаиләсе белән Төркиягә барып кайткан. Моның белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Әмма Илмир чит илгә машина белән барган һәм чик буена килеп җиткәнче хатынына кая юл тотканнарын әйтмәгән. Бу аның беренче генә сәяхәте түгел.

– Артистның тормышы гел юлда уза. Ә менә хатыным һәм балаларым гел өйдә. Шуларны уйлап, юлга кузгалдым, – ди ул. – Беренче сәяхәтебезгә барганда, улыбыз Раянга бер яшь тулып киткән иде. Ул чакта йә Тозлы күл, йә Кандра күлгә, йә җылы якка барабыз, дип әйтеп куйдым. Озак җыенырга яратмыйм. Ул көнне көндез авылдан килдек тә, кичке дүрттә чыгып та киттек. Волгоградка кадәр барып карыйк, дигән идем. Бала юлны җиңел кичерде. Кулда машина булгач, кирәкле урында туктыйсың, бер дә булмаса,  кире борылырга була. Рульдә гел үзем генә баргач, вакытны дөрес бүләргә өйрәндем, – дип сөйли Илмир.


Волгоградка дигәннәре Геленджик булып чыга. Икенче елны исә тагын шул шәһәргә юл тоталар. Әмма күргән җир булгач, Илмирга нидер җитми. “Мин бит бот күтәреп кызынып ятуны түгел, ял дигәч, матур урыннар күрүне күз алдында тотам. Бөтен тарихи урыннарын да карап чыгасы килә. Балалар әле моны үзләре аңламаса да, без кечкенә вакытта әти белән әни диңгезгә алып барган, дип сөйләсеннәр дим, – ди Илмир. – Кырымга киттек. Ул чакта паром  белән йөрисе. Авырлыклар истә калмаган, ә менә матур урыннар күрдек, ял иттек. Кырымдагы бөтен шәһәрне урап чыктык”.


Болар быелгы сәяхәткә әзерлек кенә булган икән. Апрель урталарында хатынына чит ил паспорты ясаталар. Май уртасында исә чыгып та китәләр. “Бу юлы ераккарак барасы килде. Раян да, Рузинә дә юлны авыр кичермиләр. Әнә шуңа да күңел тыныч иде. Владикавказ тауларын күреп, Грузиягә килеп чыктык. Батуми шәһәрендә тукталдык. Грузиядә юллар әйбәт булса да, искелек хакимлек итә икән”, – дип искә ала моңлы сәяхәтче.


Чит илгә барсаң, кунакханәдә тукталу күпкә отышлы икәнен яшерми Илмир. Бераз кыйммәтрәккә чыкса да, балалар белән иң кулае шул, ди. Өстенлеге – ашарга әзерлиләр, тынычлап ял итәсең. “Биредә ике көн торганнан соң, Истанбулга киттек. Бер тәүлек буе бардык. Дуслар каршы алды. Аларга кереп кунак булдык. Кичен ифтарга бардык. Мәчетләрне карадык. Күңел түзмәде, Истанбулдан соң Анталиягә дә киттек. Анда бик ошады. Дүрт көн тордык. Анда балаларны бик яраталар. Алар белән булгач, күп кенә ташлама да ясыйлар. Улыбыз судан чыкмады да. Йөзәргә өйрәнеп кайтты”, – дип сөйли Илмир.


Сәяхәткә алар ниндидер кәттә “иномарка” түгел, ә үзебездә җитештерелгән “Лада Ларгус” машинасы белән чыгып киткән. “Тимер ат”ы газга да, бензинга да көйләнгән икән. Казанда ук машинасына бензин тутырып куя. Юлда күбрәк газ куллана. Төркиядә газга кытлык юк икән. Әмма бәясе безгә карганда ике мәртәбә кыйммәтрәк. Хәер, бензин да арзан түгел. Казанда бер бак тутыруга 1500 сум түләсәң, Төркиядә 4 меңгә төшә. “Билгеле бер сумманы алдым. Шуңа сыешырга кирәк, дигән уйны башыма керттем. Беразын долларга әйләндердем, калганын картага салдым”, – ди ул. Ямаловлар Төркиягә барып кайту өчен 4 мең чакрым юл үткән. Газ һәм бензин – 30 мең сумга, кунакханәләрдә яшәү – 20 меңгә, ашау-эчү 15-20 меңгә төшкән. Шулай итеп алар 65-70 мең сум акча тоткан.


Сәяхәткә китәр алдыннан Илмир да, Рузия дә әти-әниләрен борчып тормыйлар. Бары тик ялда вакытта гына алар белән элемтәгә кереп, матур рәсемнәр юллыйлар. Илмир тормыштан ямь табып яшәргә ярата. “Бер генә көнне дә әрәм уздырасы килми. Тормыш – мизгел генә. Шуңа күрә туган ягыма еш кайтырга тырышам. Туганнарымны, якыннарымны яратам. Дусларым белән элемтәне өзмим. Кайсы шәһәргә барсам да, монда яшәүче берәр танышымның хәлен белеп чыгам, – дип хискә бирелә алып баручы. – Ә бит тормышымда күңелсез вакыйга булганчы, мин бөтенләй башка кеше идем. Бервакыт әни “Ока” машинасы алып бирде. Яшь чак, 20 меңгә алып биргән машинада 20 көн йөреп калдым. Соңгы көнне әни озатып калды. “Карап кына йөр ул, исән-сау бул! – диде. Ә мин – кәттә малай, имеш, аңа игътибар итмәгән булам. Үзем дә беләм, янәсе. Кыскасы, юл фаҗигасенә юлыктым, әле ярый үзем исән калдым. Шул вакыйгадан соң, икенче машинаңны эшләп алырсың, диде әни. Мин бөтенләй үзгәрдем. Әниемне беркайчан да үпкәләтмәскә, яратып яшәргә сүз бирдем. Хәзер инде гаиләмне дә яратып яшим. Мин алар өчен җавап бирәм. Юлда исән-сау булулары да – минем өстә. Инде хәзер кагыйдә бозмыйм, гомумән тизлекне арттырмыйм. Иң мөһиме – исән сау гына булыйк!”

Фото: инстаграм
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев