Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелдә – бәйрәм тәэсирләре

Узып киткән 2017 ел минем өчен бик бәхетле ел булды.

Мин шушы елны беренче сыйныфка укырга кердем.  Тәүге тапкыр белем дөньясына аяк бастым. Хәреф тану, язарга өйрәнүләрдән тыш, төрле түгәрәкләргә йөрдем, ярышларда катнаштым. «Укучының мәдәни көндәлеге» порталын­да теркәлеп, үземнең мәк­тәптә, көндәлек тормышта булган вакыйгаларымны язып җи­бәреп торып, җиңү яуладым. Иң куанычлысы – ТР мәдәният министрлыгыннан Татарстан Президенты кат­нашындагы Зур Чыршы бәй­рәменә чакыру алдым.  Пре­зидентыбыз Рөстәм Миң­нехановның  котлавы, чыршы бәйрәмендә оештырылган искиткеч тамаша матур хатирә булып минем күңелемдә озак сак­ланыр әле.

Илдан Рәхимуллин,

Шәмәрдән лицееның

1 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев