"Күңелем бу авыруны җиңәсен сизә. Яхшы төшләр дә күрдем" Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме кирәк!
Теләчедә яшәүче 20 яшьлек Алинә Фәрхуллинага мәрхәмәтле кешеләр ярдәме кирәк. Уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыккан авыру Алинәнең бөтен хыялларын челпәрәмә китерә. Тик төгәл диагнозны белгәч тә, алар күңелләрен төшермиләр, гаиләләре белән бердәм булып, авыруга каршы көрәшә башлыйлар.Алинә мәктәпне гел яхшы билгеләргә тәмамлап, БДИны уңышлы тапшыра. Бар теләге Казан дәүләт университетына укырга керү...
Теләчедә яшәүче 20 яшьлек Алинә Фәрхуллинага мәрхәмәтле кешеләр ярдәме кирәк. Уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыккан авыру Алинәнең бөтен хыялларын челпәрәмә китерә. Тик төгәл диагнозны белгәч тә, алар күңелләрен төшермиләр, гаиләләре белән бердәм булып, авыруга каршы көрәшә башлыйлар.Алинә мәктәпне гел яхшы билгеләргә тәмамлап, БДИны уңышлы тапшыра. Бар теләге Казан дәүләт университетына укырга керү була аның.
Шөкер, бу хыялы да чынга ашып, икътисадчы һөнәрен үзләштерә башлый. Мәктәптә актив булган, төрле чараларда катнашкан кыз югары уку йортында да югалып калмый. Һәр эштә беренчеләрдән була. Шулай итеп икенче курсны тәмамлау вакыты килеп җитә. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Алинә эче авыртудан зарлана. Беренче эш итеп, район табибларына күренәләр. Алар әллә ни үзгәреш күрми, гастрит диагнозы куеп, дарулар биреп җибәрәләр. Авыру кимегән төсле була. Шуннан соң Алинә бераз рәтләнеп китә. Әмма озак та үтми, авырту яңадан баш калкыта. Бу юлы Алинәнең әнисе Эльвира ханым кызын Казанга алып китә. Түләүле клиникада ФГДС узалар. Биредә дә ул-бу күренми. Артык борчылмаска, стресслардан качарга кирәк, диләр аңа. Тик алар биргән дарулар да ярдәм итми. Озак та үтми, Алинәнең тәне саргаеп чыга. Башта анда сары авыруы дип уйлыйлар. Фәрхуллиннар гаиләсе Казанның Чехов урамында урнашкан хастаханәдәге бер табибка күренәләр. Ул исә, яхшылап караганнан соң, онкологка барырга киңәш итә. Шул көнне тикшеренүләр узганнан соң, онкологлар бер дә өмет бирми. "Операциядән файда булмый, ашказаны рагының соңгы стадиясе", - дип кайтарып җибәрәләр. Бу сүзләрне Алинә үзе дә ишетә. Әмма янәшәсендәге әнисе, якыннары аңа көч бирә. Ул "бу чирне җиңәргә" дигән максат белән яши башлый.
"Химия белән дәвалый торган бүлеккә үзебез барып кердек. Шөкер, яхшы кешеләр булды. Ни булса, шул булыр дип, бергәләп киңәшләшеп, тәвәккәлләдек. Башка чарабыз юк иде. Беренче химияне алгач, хәле авырайса да, Аллага шөкер, кызыбыз уңайланып китте. 15 килограммга ябыккан иде. Хәзер дәвалануның нәтиҗәсе күренә башлады. Югалткан авырлыгын да җыя инде. Тамагына ашый башлады. Шуңа сөенәбез. Без Алинәнең терелүен көтәбез", - ди Эльвира ханым. - Оныгым әти-әнисенә бер генә. Без аны барыбыз да яратабыз. Бу чир белән авырганын ишеткәч, кемнәр генә хәлебезне белмәде. Теләче районындагы өлкәннәр җомга намазыннан соң бергәләп кызыма сәламәтлек сорады. Үзем дә гел догада. Күңелем оныгымның бу авыруны җиңәсен сизә. Яхшы төшләр дә күрдем. Бик озын юллар, йомыркадан чыгучы чеби дә күренде. Бу бит - яңа тормыш дигән сүз. Үзе дә моңаеп утырмый. Өченче курска укырга барам, яшим дип тора. Безнең тырышлыгыбызны Аллаһы Тәгалә күрер, гаиләбезгә шатлык килер дип өметләнәбез, - ди әбисе Вәсилә апа. Алинәне савыктырыр өчен кыйммәтле дарулар кирәк. Алар чит ил клиникаларына бармыйча гына, үзебездә дәваланалар. Әмма барыбер акчасыз булмый, ди алар. Алинәнең дә матур хыяллары күп. Яраткан кешесе белән бергә булып, гаилә корырга, балалар үстерергә хыяллана ул. Ә без исә кызга бу теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итә алабыз.
Алинәгә булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Фәрхуллина Алинә Марс кызы (09.11.1997).Диагноз: диффузный рак желудка четвёртой стадии.Карта № (Россия Саклык банкы) 5469620020374938. Телефон номеры: 89047623642.Әнисе - Фәрхуллина Эльвира Фидаил кызының телефон номеры: 89172960512.
("Ватаным Татарстан", /№ 117, 11.08.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев