Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемдә – нәрсә, туйда – карета! Яшьләр Ураза беткәнне көтә

Алтылы һәм тугызлы. Быел әнә шул саннар кергән даталарда туй үткәрү модада икән. Хәер, яшь парлар җәй башын түземсезлек белән көтә. Ураза бетүгә, туйлар чоры башланачак, ди ЗАГС хезмәткәрләре. Ул арада кияү һәм кәләшләрне шелтәләгәннәр.

Һәркемнең – үз кайгысы... Бак­саң, быел туй көнен билгеләргә былтыргы кебек матур даталар юк икән. Узган ел 18.08.18дә Татарстанда 500ләп, Мәскәүдә исә 1 меңнән артык пар кавышкан. Хәер, кәефне төшерергә иртәрәк. Быелгы кияү һәм кәләшләрнең – үз модасы, алар алты һәм тугыз саннары кергән даталарны сайлый.

 
– 06.06.19 пәнҗешәмбегә туры килүгә карамастан, бу көнне рәс­ми рәвештә язылышырга теләү­челәр күп, – ди башкала ЗАГСы хезмәткәре Лилия Хисмәтуллина. – Бу Рамазан ае тәмамлануга да бәйле, әлбәттә. Ураза вакытында туйлар саны бермә-бер кими. Хә­зер яшьләр, гомумән, атна көненә карап тормый. Якшәмбе дә, дү­шәм­бе дә бәйрәм итәләр. ЗАГС эшләмәү дә киртә түгел, кафе-ресторанда гына теркәү тантанасы оештыралар.


Туй оештыру белән шө­гыль­ләнүче Әдилә Сафиуллина сүз­ләренә караганда, хәзер табын тулы кунак чакырып, зур бәйрәм үткәрергә теләүчеләр кимегән­нән-кими. Моның сәбәпләренең берсе чыгымнарга бәйле, әлбәттә. Казанда 70 – 80 кешелек купшы туй үткәрү уртача 500 мең сумга төшә, ди Әдилә Сафиуллина. Әндри казнасы төпсез түгел лә!


– Ничек кенә булмасын, кияү һәм кәләшләр туй истә калырлык вакыйга булсын дип тырыша. Безгә дә яраклашырга туры килә. Хәзер залны күпертеп ясалган зур чә­чәк­ләр белән бизиләр. Агачтан ясалган геометрик формалар, яшел­лек, металл, пластик һәм бәрхет модада, – ди Әдилә Сафиуллина. Әлеге бизнес белән моннан ике ел элек шөгыльләнә башлаган ул. Аена уртача 30 – 35 мең сум акча кереп бара, ди. Әзер бизнесны 160 мең сумга сатып алган.


Казанда яшәүче Лилия һәм Андрей Тимофеевлар велосипедлы туй оештырган.


– Без спорт белән шөгыль­ләнергә яратабыз, – ди Лилия Тимофеева. – Андрей белән велосипедта йөргәндә таныштык. Шуңа күрә туйга да әнә шул теманы сайладык. Бәйрәмгә затлы күлмәк-чалбардан түгел, ә спорт киемен­нән чакыргач, дусларыбыз шаккатты. Туйда иң якын кешеләребез генә иде. Велосипедларны арендага алдык. Үзем дә уңайлы спорт аяк киеме киеп, ЗАГСка кадәр ак туфлине велосипед “арба”сына кыстырып бардым. Онытылмаслык вакыйга булды! Ак күлмәк кию хыялы да бар иде, әлбәттә. Туйның икенче атнасында якын туганнар өчен кафеда бәйрәм оештырдык.


Яшел Үзән районының Норлат авылында кияү белән кәләш сала халкын гына түгел, бөтен тирә-юньне шаккатырды. Кәләшнең әти­се кызына үз кулы белән әки­яти карета ясаган. Әдилә белән Руслан Камаловларның авыл урамы буйлап атта узуын барысы да гаҗәп­ләнеп тә, сокланып та карап торды. “Кызыбыз хәзерге кебек гомере буе бик бәхетле булсын. Безнең өчен иң зур шатлык шул”, – ди Фәһим Гарипов.


Әти кеше кызына күптән үзен­чәлекле бүләк ясарга хыялланган. Башта каретаның сызымын уйлап йөргән, аннары кыш буе ясаган. Гариповларның өй арты бакчасы да әкияти дөнья кебек. Биредә ясалма күл аша салынган күпергә кадәр бар.


Өйләнешү турында карарны кайчан кабул итү яхшырак икәнен дә әйткәннәр. Психолог Анна Сухова сүзләренә караганда, моның өчен бер ел очрашу да җитә.


– Бер-береңә мәхәббәт аң­лат­каннан соң, ярты ел эчендә өй­ләнешү теләге тумый икән, бу – шикләнергә тәүге сәбәп, – дигән белгеч. – Иң яхшысы – бер ел эчен­дә язылышу, чөнки аннары хисләр суына башлый.


Анысы да монысы, Россия Дәү­ләт Думасында шау-шулы бәйрәм өчен генә туй үткәрүче яшьләрне сүккәннәр. Гаилә, ха­тын-кызлар һәм балалар комитеты җитәкчесе Тамара Плетнева сүз­ләренә караганда, бүген яшь­ләргә шаккатмалы тамаша кирәк. “Бер-берсен уздырырга тырышып, туй үткәрәләр. Ә бергә гомер итәргә кирәклеге турында уйламыйлар да”, – дигән ул. Аерылышучылар саны күп булуны да шуңа бәйләп аңлаткан. Мондый проблема бар, әлбәттә. Тик мәсьә­ләне хәл итәр­гә тырышуга караганда, чит кешегә гаеп тагу җиңелрәк шул...

 

  • Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр Татарстанда 24865 пар язылышкан. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 7,8 процентка азрак. Аерылышучылар – 13456. Узган ел Казанда гаиләсен җимереп ташлаучылар 3,4 процентка арткан. Аерылышучылар саны Бөгелмә, Әл­мәттә дә күбрәк. Саба, Чүпрәле, Балтач, Апаста исә гаиләләр бәхетлерәк.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев