Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәге бинасын сүткәннәр

Сәүдә үзәге урынында истәлек скверы була.

Кемеровода март аенда 60 кешенең гомерен алып киткән “Зимняя вишня” сәүдә үзәге бинасын сүткәннәр. Бу хакта шәһәр хакимияте вәкиленә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Бина калдыкларын ташуда 15 зур йөк машинасы, ике экскаватор һәм җимергеч кулланыла. Моннан тыш, металлоконструкцияләр чыгарыла.

“Зимняя вишня” сәүдә үзәге бинасын янгыннан соң авария хәлендә дип тапканнар. 

Сәүдә үзәге урынында мемориаль арт-объект белән истәлек скверы була. Металл чия агачы итеп һәйкәлне Урал тимерчеләре койган.

Хәзерге вакытта сүтелә торган бинадан ерак түгел халык мемориалы бар – көз башында анда хакимият истәлек ташы һәм эскәмияләр урнаштырмакчы була.

Фото: скриншот

http://www.tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев