Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемгә – ит, кемгәдер – кәбестә. Хуҗалыкларда хезмәт хакы ни өчен түбән?

1 гыйнвардан гамәлгә кергән канун нигезендә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең айлык хезмәт хакы 11 мең 280 сумнан ким булырга тиеш түгел. Таләпләр катгый булуга да карамас­тан, республиканың кайбер хуҗалыкларында закон бозулар һаман да дәвам итә. Болай да түбән эш хакын төрле сәбәпләр белән вакытында бирмиләр. Мондый хилафлык аеруча Әгерҗе, Югары Ослан, Менделеевск, Кама Тамагы һәм башка кайбер район хуҗалык­ларына хас.

Татарстан Премьер-ми­нистры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әй­түенчә, тармак хезмәт­кәр­лә­ренең уртача эш хакы ил икътисадындагы гомуми күрсәт­кеч­нең 66 процентын тәшкил итә. Бу сан тармак буенча тулаем алганда, ягъни эшкәртү сәнәгатен дә кертеп, аена 24900 сум тәшкил итә. Ху­җалыкларда исә ай саен 22400 сум түләнә.


Кем әйтмешли, бисмилла әйтсәң, җитәргә дә тиеш кебек. Әмма авыл һәм шә­һәрдә яшәүчеләрнең ке­ремнәре шактый аерылса да, чыгымнары бер чама шул. Элегрәк елларда күп­ләр ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш һәм кайбер башка азык-төлекне үзләре җи­теш­терсә, хәзер күпләр аны шәһәр кешесе кебек ки­бет­тән сатып ала. Электр энергиясе, газ, су һәм башка кирәк-яракларга да түләү арта.


Сер түгел, уртача хезмәт хакы дигән төшенчә кайбе­рәүләрнең ачуын гына кабарта. Яңарак кына Чүпрәле райо­нының бер хуҗалы­гын­да эшләүче агай белән шул хакта сүзгә килеп алдык. Бу яклар туры сүзле бит. Дөрес­лекне күзеңә карап әйтәләр. “Аена 20 мең сум хезмәт хакы түли торган җитәкчене күтә­реп йөртер идек әле”, – ди авыл агае. Көн саен иртәдән кичкә кадәр фермада эш­ләүче танышымның айлык эш хакы 12 мең сумнан артканы юк икән. Шулай булгач, каян килеп чыга соң шундый югары күрсәткеч? Шул ук агай моны болай дип аңлата: әйтик, кемдер – ит, ә кемдер кәбестә ашап яшәргә мәҗбүр. Икесен бергә кушып пешерсәң, тулма, ягъни голубцы килеп чыга. Моңа карап һәр икесе дә шулай туклана дигән нәтиҗә чыгару дөреслеккә туры килми шул инде.


Югыйсә Татарстан авыл хуҗалыгы күп төрле продукция, аерым алганда, сөт һәм ит җитештерү буенча Рос­сиядә иң югары нәти­җәләр белән эшли. Ә хезмәт хакы күләме буенча илнең күп төбәклә­реннән калыша. Хик­мәт нәр­сәдә? Мондый хәлнең сере бик гади: хезмәт хакы югары булсын өчен ху­җалык мөм­кин кадәр нәти­җәлерәк эш­ләр­гә тиеш.


Хәер, республикада андыйлар да байтак. Югары җитештерүчән техника һәм технологияләр, матди кызыксындыру чараларын актив кулланган хуҗалыкларда айлык хезмәт хакы без алда китереп узган уртача күрсәт­кечләрдән дә югары. Чүпрәле районының “Чынлы”, Апас районының “Ибраһимов һәм К”, Әлки районының “Хузангай”, Әтнә районының “Шахтер”, Саба районының “З.Мөхәммәтшин” исемендәге крестьян-фермер хуҗалы­гын­да айлык хезмәт хакы 30 мең сумнан артып китә.


Кем әйтмешли, юл аша гына урнашкан янәшә хуҗалык­ларда шундый ук хезмәт бе­лән айлык эш хакы ике тапкыр кимрәк. Түбән Кама районы “Прикамский” хуҗа­лы­гында эшләүчеләр ай саен 33 мең сум хезмәт хакы алганда, янәшәдәге “Карамалы” җәм­гыятендә бу күрсәткеч ни­бары 17 мең сум тәшкил итә. Яисә Биектау районының “Әсән” хуҗалыгында (җитәк­чесе – Зөлфия Абдрахманова) айлык хезмәт хакы 31 мең сумнан артканда, ни өчендер күршедәге Фиркат Вахитов җитәкләгән “Правда” җәмгыя­тендә эшләүчеләр ай саен нибары 11 мең 500 сум гына хезмәт хакы алып эшләргә мәҗбүр. Әлмәт районы “Чагылтау” (Гомәр Нәбиев) ху­җалыгында айлык эш хакы 30 мең 500 сум булганда, янә­шәдәге “Чишмә” (Александр Горохов) хуҗалыгында эш­ләүчеләр ни сәбәпле ике тапкырдан да кимрәк акча ала? Югыйсә шартлар да шул ук, мөмкинлекләр дә бар.


Мөмкинлекләр дигәннән, җитештерелгәнне тиешенчә сата белү дә шуның бер күрсәткече булып тора. Бүген республиканың күп хуҗалык­лары, аерым алганда, Балык Бистәсе районының “Кулон”, Зәй районының “Нива”, “Нурлат сөте”, “Бәхетле Агро” һәм башка кайбер хуҗалыклар эшкәртүчеләргә югары сыйфатлы сөтнең килограммын 25 сум һәм аннан да артыграк бәягә озата.


Шул ук вакытта Минзәлә районының “Чулман”, “Аксубай” агрофирмасы, Тәтеш районының “Родина”, Баулы районының “Игенче” һәм кайбер башка хуҗалыклар билгесез сәбәпләр белән эшкәр­түчеләргә сөтнең килограммын 15-16 сумнан сата. Адым саен акча югалтучы хуҗалык­ларда хезмәт хакы ничек итеп югары булсын инде?

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев