Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кер сабыны - сәламәтлек сагында

Кер сабыны төрле авыру һәм ялкынсынулардан коткара

- Грипп һәм томаудан котылу өчен, борынны кер сабыны эремәсе белән юалар.

- Эт тешләсә, ярага инфекция эләкмәсен өчен, җәрәхәттән канны агызып, кер сабыны эремәсендә тотылган марля белән бәйләп куялар.

- Гөмбәчек авыруларына каршы да көрәшә. Моның өчен зарарланган урыннарны щеткага кер сабыны тидереп юарга да, соңыннан тирене йод белән эшкәртергә кирәк.

- Тәнегез җиңелчә пешсә, кызаруны алу өчен, шул җирне кер сабыны белән ышкып куярга була.

- Депиляциядән соң да тән кызармасын өчен, кер сабыны сөртеп куялар.

- Яңа теш щеткасына кичтән кер сабыны сөртеп калдырсагыз, иртәнгә ул дезинфекцияләнгән була.

- Бәрелгән урынны кер сабыны белән ышкысагыз, караянмас.

- Чәчләрегез көчле булсын өчен, айга бер тапкыр кер сабыны белән юыгыз, соңыннан уксус яки лимон согы кушылган су белән чайкагыз.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев