Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КЭС-Баскет

24 нче ноябрь көнне Тимершык һәм Килдебәк урта мәктәпләре базасында укучылар арасында КЭС-БАСКЕТ ярышы булып узды.

Әлеге ярышта үз зоналарында беренче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынаштылар. Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр. Иң яхшы уенчылар булып Әхмәтҗанова Инзилә (Тимершык) һәм Сабиров Рәдис (Шәмәрдән) билгеләнде.

Өченче урыннны Олы Шыңар (егетләр) һәм Сәләтле балалар мәктәбе (кызлар) командалары яулады, икенчедә Саба Гимназиясе (егетләр) һәм Сатыш мәктәбе (кызлар) командалары. Ә җиңүчеләр булып Шәмәрдән лицее егетләр командасы һәм Тимершык мәктәбенең кызлар командасы билгеләнде һәм алар күчмә кубокка ия булдылар. Әлеге командалар ярышның республика этабына әзерләнәләр. Командаларга киләчәктә дә җиңүләр теләп калабыз!

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев