Кеше әбисе. Читләрне үз итеп буламы?
Узган ел республикада караучысыз калган өлкәннәрне гаиләгә алу проекты эшли башлады. Аның буенча 36 кеше гаиләле булган. Ул мәҗбүриләп, кушып эшләнә торган гамәл түгел. Ике яктан да күңел кушуы һәм теләк кирәк.
Картлар йортларында булганда бу хакта әби-бабайлар белән сөйләшкән бар. Өлкәннәрнең байтагын бер белмәгән чит кешеләр янына барып яшәү куркыта. Шулай ук гаиләгә омтылучылар да юк түгел. Олыгайган көнендә Сарман районы Җәлил бистәсендәге картлар һәм инвалидлар йортына эләккән Тәкъсинә апа Садвакасова да күңеле белән гаилә җылысын тансыклый. Шул көннәрдә әлеге йортка районның “Шәфкать” үзәге социаль хезмәткәрләре белән бергә Азалак авылыннан Фирдания Хәмидуллина килеп керә. Ялгызы кыз үстерүче Фирданиянең исәбе – берәр әбине тәрбиягә алу. Тәкъсинә апа белән күрешеп сөйләшәләр дә бер-берсен ошаталар. Шул тирәдә йөреп торучы хезмәткәрләр дә шакката: Фирдания белән Тәкъсинә апа йөз-кыяфәткә дә охшашлар, әйтерсең лә туганнар. Ә бергәләп яши башлагач, аралары тагын да якыная. Өйгә әби кайтуын Фирданиянең кызы Рената да түземсезлек белән көтә. “Бөтен кешенең әбисе бар, минеке дә булсын иде”, – дип хыялланган кызның теләге чынга аша. Әнисе дә шат, хәзер кызы мәктәптән бикле, буш, салкын өйгә түгел, догалы йортка кайтып керә. Тәкъсинә апа бик күп догалар белә. Фирданиянең күңелен ул шуның белән дә яулый. Әби үзе белән өйгә тынычлык, бәрәкәт алып керде, дип сөенә.
Тәкъсинә апа шушы көннәрдә 85 яшен тутырган. 1 октябрь көнне аны районның хакимият вәкилләре дә килеп котлап киткән. “Бу гаиләгә карап күңел сөенә. Рената да – шат, әбигә дә – рәхәт, Фирдания дә, ул – безгә иптәш, дип тора, – ди райондагы “Шәфкать” үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Рафикова. – Алар бер-берсенә шулкадәр күнеккәннәр. Гадәтләрен, холыкларын беләләр. Яхшы, җылы мөнәсәбәтләре йөзләренә чыккан. Әби үзе дә тик тормый: бакча эшләрендә булыша. Җәй көне җиләккә йөрделәр”.
Тәкъсинә апаның ничек яшәве белән әлеге бүлек хезмәткәрләре ай саен барып кызыксына. Психолог та килә, авылдагы шәфкать туташы да хәл белә. Әби кан басымыннан интегә икән, колагы начар ишеткәнлектән, өченче төркем инвалид ул. Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Тәкъсинә апаны юбилее, Өлкәннәр көне белән котлаганнан соң: “Олы йөрәкле булганыгыз өчен рәхмәт, бөтен кеше дә мондый эшне башкара алмый”, – дип, Фирданиягә дә зур чәчәк бәйләме тапшыра. Әбинең шуңа да күңеле була. “Яшим, тормышымнан канәгать”, – дип озата ул кунакларны. Шулай булмыйни, аны карыйлар, яраталар, мунчага кертеп юындыралар, ашарына пешкән, өе җылы, телевизор – янында...
Чүпрәле районында исә узган ел ике әбине ике гаилә асрамага алган. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Юсупова әйтүенчә, бу гаиләләрдә ай саен булып, хәл белешеп торалар. Вера әби Утеева ике улы, ире үлгәннән соң япа-ялгыз кала. Бичара әби бу хәсрәтләрне эчкә йотып, беркем белән сөйләшмәс була. Аның хакында Галина һәм Юрий Шемеевлар гаиләсе белеп алгач, үзләренә яшәргә чакыралар. Тик әби ризалашмый. Икенче тапкыр килгәч, ярар инде, ди һәм нигезеннән күченә. “Хәзер ул әбине танырлык түгел, сөйләшә, көлә, тәмам ачылды, – ди Зөлфия Иршатовна. – Башка районнар өчен җавап бирмим, ә бездә әлеге проект уңышлы эшләп килә дип ышандырып әйтә алам”.
Чүпрәледә икенче гаилә беренче төркем инвалидны тәрбияли. Зөһрә Низаметдинова әнисе үлгәннән соң ялгыз яши. Аягы сынгач, аны баштарак авылның социаль хезмәткәре карый. Урын өстендә ятучы әбинең язмышын Рәшит Низамов гаиләсе ишетә. Әбигә ярдәм итәргә теләп, Низамовларның кызы Энҗе үзләренә асрамага ала. Зөһрә апаның сынган аягы ялганган, күңеле тынычланган. Яңа гаиләгә шулкадәр ияләнеп киткән: хәзер үзе яшьләргә үгет-нәсихәтен, киңәшен кызганмый икән. “Бик күпләр үз әти-әниләренә дә зур игътибар биреп бетерә алмаган бер мәлдә, чит кешене дә шулай яратып карап була икән”, – ди Зөлфия Юсупова.
Форсаттан файдаланып, шунысын да искәртик: әби-бабайларны тәрбияләүче гаиләләргә, Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча, ай саен акча түләнә. Өченче төркем инвалид һәм гариплек төркеме булмаган карт-карчыклар өчен – 4 мең сум, икенче төркем инвалид өчен – 6 мең сум, беренче төркем инвалидны тәрбиягә алганнарга 8 мең сум акча каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев