Саба таңнары

Кеше калдыгы димәделәр... ❤

Яшьлегемдә бер егет белән очрашып йөрдем. Аны нык яраттым. Илшат миңа йөзек алып бирде, үзенең дә мине өзелеп сөюе турында антлар эчте. Кешеләргә тиз генә ышана торган гадәтем юк иде, ә моңа ышандым.

Без бер еллап аралаштык. Шуннан соң Илшат миңа: "Без бергә була алмабыз, ахыры. Бер-беребезгә туры килмибез", - диде. Мин елыйм, кайгырам, чүт чәчемне йолкымыйм. Ярар, берничә ай узды. Илшат миңа яңадан шалтыратып, очрашасы килүен әйтте. Башта карыштым, инде хисләрем тынычлана башлаган сыман иде. Ләкин очрашырга ризалык биреп, аның янына очып диярлек килдем! Без тагын бергә. Очраша башладык, аннан бергә яшәп киттек. Шулай итеп, әкият чынбарлыкка әйләнде. Бәхет миңа бик озакка килгән сыман тоелды. Ләкин, аянычка каршы, "бәхет" бик тиз эреп юкка чыкты.
Фатир "снимать" итеп тора идек. Бер кичне эштән иртәрәк кайттым. Хет берәр кибеттә тоткарланган булсам да, бу хәлне күрмәгән булыр идем! Ишек бикле. Үз ачкычым белән ачып керсәм, йокы бүлмәсендә сөйләшкән-көлешкән тавышлар ишеттем. Йөгереп кердем. Без яткан караватта Илшат бер кыз белән әвәрә килә. Каттым да калдым, авыздан бер сүз чыкмый. Теге кыз, киемнәрен эләктереп, кырдан шуып кына чыгып китте, ә Илшат акланырга тотынды: "Бу син уйлаган әйбер түгел, хәзер аңлатам, без болай гына..." Чыгып йөгермәкче булдым, ул тотып калды. Шуның белән безнең мөнәсәбәтләргә нокта куелды. Акырмадым, кычкырмадым. Миңа акылга килер өчен яраткан кешемне икенче хатын-кыз белән бер тапкыр күрү җитте. Әйтерсең, моңа кадәр безнең арада берни булмаган, бер хис тә калмаган сыман. Ачкычны өстәлгә куеп, әйберләремне җыеп, шул кичне үк кайтып киттем. Ярый, кайтып керергә әни булды.
Аннан нишләдемме? Телефон номерын алыштырдым, Илшаттан ераккарак китеп, икенче эшкә кердем. Үземне эш, яңа дуслар белән юаттым. Шулар арасында киләчәктә үземә пар булырлык кеше дә таптым. Кияүгә чыгып, ике бала таптым. Илнур әйбәт кеше булып чыкты. Үзеннән дә бигрәк, әти-әнисе акыллы, бик яхшы кешеләр. "Ул бит кеше калдыгы, ир белән торган хатын", - дип котыртмадылар. Безне бергә яшәтү өчен бик нык тырыштылар.
Ә Илшатны барыбер уйлап-уйлап алам. Беркөнне аны кибеттә, чират торганда күреп алдым. Ул ерактарак иде, мине күрмәде. Тагын да чибәрләнеп, ир-атларча мәһабәтләнеп киткән. Карап кына торырлык. Күңелем шуның янына очты. Барып, хәлләрен сорашасым, кайчандыр миңа яратып караган күзләренә текәләсем килеп китте. Ләкин дөп-дөп типкән йөрәгемне учыма кысып, үземне бу адымнан туктатып кала алдым. Бер-ике атна үткәч, бу вакыйга онытылды да. Ә янына барган булсам? Бу очрашу ни белән беткән булыр иде?
Шуны әйтәсем килә. Бер кулын күтәргән кеше икенче тапкыр да күтәрә, бер хыянәт иткән кеше икенчесенә дә тайчанмый. Билгеле, хыянәткә каршы син дә икенчене табып, "бергә-бер" исәп ясый аласың. Минем иптәш кызым Галия шулай итте. Ире, моны белү белән, аңына килде. Акчалы хатынын, баласын югалтасы килми бит инде, бүтән читкә йөргәнен сизгәнебез юк. Икенче танышым Икълимә апа иренең гомер буе сулга йөрүенә исе дә китми яшәде. Хәзер дә шулай, "Мал да ашаган җиренә кире кайта", - дип, тик көлеп йөри. Тормышлары әйбәт, балалары акыллы. Иренең беркая да китмәсенә ышана ул.

Гөлсинә.

https://new.vk.com/beznen_avil

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: