Кеше китә – җыры кала: татар артистлары яшьлекне сагына
“Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә алма төшәр урын да юклыгы халыкның, чынлап та, үткәнен сагынуын, моңлы җырларны яратуын, тансык җырчыларыбызны күрәсе килүен ассызыклый кебек иде.Залга күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр җыелган. Әле баскычтан менгәндә үк, Зөлфирә әби белән сөйләшеп киттек. Бирегә кызы белән килгән.
– Әллә ни чыгып йөрмим. Ә бу концертны бик күрәсем килде. Аны югыйсә телевизордан да күрсәтәләр. Тик монда башкача инде ул. Авырып та торам. Әмма бирешмим. Безнең татар җырлары дәвалый бит ул, – ди әбекәй. Чыннан да, кулына бер пакет дару тоткан. Ә менә Нагорный бистәсеннән килгән Наил абый, үткәннәрне сагынып килдем, ди. “Концертның исеме үзенә тартты. Карале, карчык, мин әйтәм, әйдә барып кайтыйк. Элеккеге җырлар, безнең чор артистлар була икән, дип Наилә апаңны ияртеп килдем әле“, – ди ул.
Концерт радиога бәйле иде. Элек-электән һәр кешенең өендә бертуктаусыз сөйләп торган биш сумлык радионы хәтерлисездер әле. Биредә дә шулай. Театральләштерелгән тамашада, егет белән кызны радио таныштыра, ул аннары аларның улларына мирас булып күчә. Инде оныклары Лиана да радионы табып ала.
Тамашада “Болгар” радиосы алып баручылары үзләре катнашты. Радио эшләп тора, сәхнәдә тормыш мизгелләре күрсәтелә, шул арада әлеге чорга, вакыйгага туры килердәй җырлар башкарыла.
“Бүгенге җырлар радиода еш яңгырый. Тинчурин театрында эшләгәч, үземнең дә уйныйсы, хезмәттәшләрне дә уйнатасы килде. Шуңа күрә бу тәҗрибәгә алынып, эшләп карарга булдым”, – ди сценарийның авторы Илфак Хафизов.
Театральләштерелгән тамашада фотоальбом бар хатирәләрне яңарта. Илфак белән Индираның кызы Лиана, гаилә альбомын актарып, әти-әнисен үткәннәргә кайтара. Менә бу сурәттә – бабалары, икенчесендә – әбиләре. Чү! Бүген әниләре Гөлназның туган көне икән бит! Авылга, әниләрен котларга кайтырга кирәк! Әнә шулай дип башланган концерт әкренләп тормыш йомгагын сүтте.
Илфакның әти-әнисен уйнаган Гөлназ Фәйзрахманова белән Илфар Кәримов, бер-берсен ошатып, өйләнешәләр. Илфар шәһәр егете булса да, Гөлназның күңеле авылга тарта. Яшьләр, сабыйларын күтәреп, авылга юл тота. Матур гына гомер итәләр, әмма көннәрдән беркөнне Илфар авырып китеп, күзләрен мәңгелеккә йома. Ана бердәнбер улын укыта, кешедән ким-хур итми. Кайткан саен күчтәнәчен биреп җибәрә, улына да буш кайтмаска, ипи булса да алып кайтырга кирәклеген өйрәтә. Онытылып барган, әмма әле дә актуальлеген югалтмаган, халык күңелендә яши торган җырлар бу театральләштерелгән тамашаны тулыландырып барды. Халык Асаф Вәлиев, Виталий Агапов, Азат Тимершәех, Зөлфия Минһаҗева, Зөһрә Шәрифуллинаны, Винера Ганиеваны аеруча алкышларга күмде. Алар белән бергә җырлап утыручылар да күп иде. Үзем дә арткы рәттә рәхәтләнеп кушылып җырлаган егетне тыңлап утырдым. Хәер, җыр-моң тыңларга гына түгел, рәхәтләнеп күңел ачарга да форсат туды монда. Тәнәфес вакытында “Мирас” инструменталь ансамбле халык янына чыкты. Рәхәтләнеп элеккеге көйләрне уйнадылар. Ә аларга кушылып җырларга теләүчеләр дә күп булды. Әнә үзен Зөфәр дип таныштырган абзый “Эх, алмагачлары”н суза, икенчесе “Яшь наратлар”ны хисләнеп башкара. Тәнәфестән соң, сәхнә бүгенге чорга якынайды. Әмма туган якны кадерләү, ярату, сагыну җырлары күңелне иркәләвен дәвам итте. Яшәү кадерен, тормыш мәгънәсен аңлата торган концерт булды бу.
– Яшьлекне сагынабыз. Гомер сизелми дә үтеп бара. Әле мин бер дә картаймыйм, яшәрәм генә төсле, – ди Россиянең, Татарстанның халык артисты Винера Ганиева. Виталий Агапов та, элеккеге чакларга караганда, хәзерге кыяфәте яшьрәк, ул чакларга бигрәк дәү гәүдәле идем, дип биеп тә күрсәтте. Асаф Вәлиев әле дә егетләрчә, әле дә: “Их, сез матур кызлар”, – дип җыр суза. Байтак вакыт күренмичә торганнан соң сәхнәгә чыккан Зөлфия Минһаҗева да тамашачы күңеленә хуш килде.
Кеше китә – җыры кала. Мәрхүм җырчыларны да искә алдылар бу көнне. Әлфия Авзалова җырының бер куплетын экраннан тыңласак, калганнарын Рәнис Габбасов башкарды. Әлфис Кыямов та сәхнәгә “күтәрелде”. “Кил син” җыры белән йөрәкләрне айкады. Аны Зинира һәм Ризат Рамазановлар дәвам иттерде. Һәр чорның үз җыры, үз җырчылары булса да, үткәннәрне барлау, ул чордагы җырчыларны бер сәхнәгә җыю – бик кирәкле гамәл. Оештыручылар да әле моның белән генә тукталып калмаска, концертны дәвам иттерергә исәпли.
Фото: http://vatantat.ru
http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев