Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУ галимнәре: "Щелкунчик" исеменә матур тәрҗемә эзләп булыр иде

Минзәлә театры «Щелкунчик» исеме белән әкият-спектакль чыгарды. Спектакль татарча, исеме русча.

КФУның Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе галимнәре Минзәлә театры “Щелкунчик” спектакленең исемен тәрҗемә итмичә калдырырга ярамый дигән фикердә. “Татар-информ” хәбәрчесе соравы буенча тел галимнәре татар театрының русча исем спектакль чыгаруына үз мөнәсәбәтен шәрехләде.

“Татар-информ” хәбәрчесе КФУның Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең ике кафедрасы галимнәренә Минзәлә театры чыгарган “Щелкунчик” спектакленең исемен тәрҗемә итү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы укытучылары фикерен Филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөстәкыймова яңгыратты. Галимнәр алман әкиятенең тәрҗемә тарихын һәм төрки телләрдәге тәрҗемә вариантларын өйрәнеп, әкиятнең исеме тәрҗемә ителергә тиеш дигән фикергә килгәннәр. “Казах теленә тәрҗемә иткәннәр бит. Без дә тәрҗемә итә алыр идек”, - ди ул.

Тел галимнәре фикеренчә, эчке мәгънәсе булган исемнәр тәрҗемә ителсә яхшы. Мисал итеп әкияттәге Красная Шапочканың Кызыл калфак дип тәрҗемә ителүен китерделәр. “Әкият герое буларак, “Щелкунчик”ның исеме немец теленнән рус теленә тәрҗемә ителгән. Биредә вату фигыле төп сүз дип алынган һәм “щелкать”тан “Щелкунчик” варианты ясалган. Ыржаеп торган авызлы курчак та шушы исемгә этәрә. Мөгаен, татарча исем ясаганда безгә дә шушы фигыльгә басым ясарга кирәк булгандыр”, - ди тел галиме.

Югары мәктәпнең Татар теле белеме кафедрасы галимнәре дә коллегалары фикеренә кушыла. Алар тәрҗемә эзләргә кирәклеген әйткән. Галимнәр фикеренчә, театр тәрҗемә белән үзе шөгыльләнмичә белгечләргә мөрәҗәгать итсә яхшырак булачак иде.

Минзәлә театры «Щелкунчик» исеме белән әкият-спектакль чыгарды. Спектакль татарча, исеме русча. «Татар-информ» хәбәрчесе соравы буенча, татар шәхесләре татар театрында рус телендәге исем белән спектакль уйнауга карашларын белдерделәр. Язучылар татарча яңгырашлы исем табылса, яхшырак булыр иде дигән фикерен әйттеләр.

Фото: архив/Султан Исхаков

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев