Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«КФУ гүзәле-2018» конкурсы

Казан федераль университетында 12 февральгә кадәр «КФУ гүзәле-2018» конкурсына заявкалар кабул итү дәвам итә. Конкурска 100дән артык заявка тапшырылган, шул исәптә чит ил студентларыннан да.

Матурлык конкурсында КФУда белем алучы студентлар катнаша ала. Кызларның буе 170 см һәм кияүгә чыкмаган булырга тиеш. 

Ярышлар берничә этаптан тора. Беренче тур 13 февральдә узачак. Кызлар ирекле формада визиткаларын тәкъдим итәчәкләр, шулай ук дефиле дә узачак. 

Икенче этапка 40 катнашучы узачак. Ул 14 февральдә узачак, анда жюри әгъзалары биргән тема буенча чыгыш ясаячаклар, ә 19 февральдә кызлар иҗади номер тәкъдим итәчәк. 

Бу ике этаптан соң финалга чыккан 20 кызның исеме билгеле булачак. 26 февральдә алар интеллектуаль конкурста сынашачак. 

2 мартта “Уникс” мәдәни-спорт комплексында «КФУ гүзәле-2018» финалы узачак. 

https://vk.com/beznenrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев