КФУ професоры Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачагын әйтте
«Һава температурасы күтәрелә, басым кими, бераз гына явым-төшем булырга мөмкин», — диде Юрий Переведенцев.
31 декабрь-1 гыйнвар көннәрендә Казанда уртача -8,-9 градус салкынлык көтелә. Бу хакта «Татар-информ»агентлыгында матбугат конференциясендә КФУ профессоры Юрий Переведенцев сөйләде.
«Һава температурасы күтәрелә, басым кими, бераз гына явым-төшем булырга мөмкин. Һава температурасы норма тирәсендә булачак», — диде профессор.
Ул соңгы йөз еллыкта иң салкын Яңа ел төне 1978 елда булганын искәртте. «1979 елны каршы алганда Казанда 44 градус салкын, аэропорт тирәләрендә хәтта 47 градус суык иде», — диде.
Фото: архив/Владимир Васильев
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев