Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУда компьютер уеннары ясаучы программалаучыларны әзерли башлыйлар

"Өстәмә һәм виртуаль чынбарлык технологияләре" программасында 15 коммерция урыны бар.

КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбендә "Өстәмә һәм виртуаль чынбарлык технологияләре” магистр программасы ачылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Өстәмә һәм виртуаль чынбарлык һәм уеннар эшләү” фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе Влада Кугуракова сөйләде.

“Магистратурада “Программа инженериясе” юнәлешендә "Өстәмә һәм виртуаль чынбарлык технологияләре" профиле ачтык. Анда программа белән тәэмин ителеш буенча квалификация алырга мөмкинлек бирә торган курслар була”, - диде Кугуракова. Яңа профиль Информацион технологияләр һәм информацион системалар югары мәктәбе һәм Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты белән берлектә эшләнгән.

Влада Кугуракова әйтүенчә, яңа юнәлештәге программа бик әһәмиятле. “Өстәмә һәм виртуаль чынбарлык” юнәлеше хәзер бөтен өлкәләргә үтеп керә. Дәүләт өстәмә һәм виртуаль чынбарлык юнәлешен үстерү буенча эш алып бара. Бу юнәлеш бизнес, маркетинг, реклама, күңел ачу чараларында гына түгел, җитештерү конвеерында һәм белем бирү процессларында да билгеле урын ала”, - диде ул.

Бүгенге көндә коммерция нигезендә 15 уку урыны бар, абитуриентлар Төркмәнстан, Таҗикстан, Татарстаннан килгән. “Студентлар укып бетергәч, белем бирү, фән, күңел ачу чаралары, музейлар, симуляция, маркетинг өлкәләрендә эшли алалар”, - диде ул.

Өстәмә һәм виртуаль чынбарлык технологияләре юнәлешендә Ерак Көнчыгыш федераль университетында, Мәскәү политехник университетында һәм Санкт-Петербург дәүләт университетында укыталар инде. Магистратурага кабул итү 19 августка кадәр дәвам итә. “Студентлар портфолио әзерләп килергә тиеш, чөнки безгә аларның кызыксынуларын, иҗади һәм техник осталыгын бәяләргә кирәк”, - диде укытучы.

“Безнең программаның үзенчәлеге берничә уку юнәлешен берләштерүдә: гамәли юнәлеш, социаль-гуманитар белемнәр, программа инженериясе. Студентлар Unity-да программа язу, Maya прогаммасында модельләштерү, сценаристика, нарратив дизайн һәм бик күп кызыклы предметлар укыячак. Алар концепттан алып дөньяга чыгуга кадәр интерактив кушымталар булдырырга өйрәнәчәк”, - диде Влада Кугуракова.

Фото: Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев