Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУда укытучыларның уртача хезмәт хакы 70,4 мең сумга җиткән

1 февральдән югары уку йортында эшләүче яшь белгечләрнең хезмәт хакы артуы көтелә.

Казан федераль (Идел буе) университетында укытучыларның уртача хезмәт хакы 70,4 мең сумга җиткән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында югары уку йортының ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте. 
 
"Бу күрсәткечләргә ректорларның да, проректорларның да хезмәт хакы кертелмәгән. Бары тик фәнни-педагогик состав хезмәт хакы гына исәпкә алынган. Узган ел без хезмәт хакының база өлешен якынча 18 процентка арттыруга ирештек", - диде Илшат Гафуров. 
 
Ректор билгеләп узганча, 1 февральдән КФУда эшләүче ассистентлар хезмәт хакының база өлеше 6 процентка арттырылачак.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев