КФУда журналистика юнәлеше буенча бюджет урыннар гамәлдән чыгарыла
«Татарстанда бушлай журналист белеме гамәлдән чыгарылганга, максатчан төркем булдырылачак», - диде Илшат Әминов.
Татарстанда бу елдан башлап бушлай журналист белеме алып булмаячак. Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең көндезге бүлегендә бюджет урыннар бетерелә. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бүген бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрде. Утырышта катнашучылар массакүләм коммуникация чаралары үсеше, "Татмедиа" агентлыгы эше турында сөйләшә.
«Бюджет урыннары бетә, шуңа күрә максатчан төркем булдырылачак», - диде Илшат Әминов. Аның әйтүенчә, тармакта эшләүчеләрнең эше буыннан-буынга тапшырылуын югалтуга юл куелырга тиеш түгел. Илшат Әминов аеруча милли журналистика өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе кискен торуын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, кадрларны акчага түләп булса да әзерләү өчен дәүләт программасы кирәк. Илшат Әминов бу сорауны комитет утырышларының берсендә күтәрергә дигән тәкъдим белән чыкты.
Сүз уңаеннан, Илшат Әминов журналистлар белән очрашуда «ТНВ» телеканалының быелдан башлап үзе өчен 3 татар журналистын әзерли башлавын билгеләп үтте. Әлеге мәртәбәгә ия булу өчен, компания игълан иткән конкурста катнашып, 3 этапны үтәргә кирәк. Җиңүчеләр Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу хокукына ия була. Шулай ук укуны тәмамлаганнан соң ул журналист «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эш урыны белән тәэмин ителәчәк. Илшат Әминов “Совет чоры практикасына таянып, мәҗбүри эшләү чорын 3 ел итәрбез” дигән фикердә булуын әйткән. ТНВ хисабына укыган яшь белгеч, әлеге телеканалда калырга теләмәсә, уку өчен сарыф ителгән акчаларны кире кайтара. Сүз уңаеннан, журналистикада бер ел уку – 136 мең сум.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев