Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУга укырга керүчеләр өчен бюджет урыннары тәгаенләнде

Казан федераль университетында бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укырга керергә теләгән абитуриентлардан документлар 19 июньдә кабул ителә башлады. Документларны кабул итү исә түбәндәге көннәрдә төгәлләнә: иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлеш буенча өстәмә керү сынаулары нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен - 6 июльдә; КФУ тарафыннан мөстәкыйль уздырыла торган сынаулар нәтиҗәләре...

Казан федераль университетында бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укырга керергә теләгән абитуриентлардан документлар 19 июньдә кабул ителә башлады.
Документларны кабул итү исә түбәндәге көннәрдә төгәлләнә: иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлеш буенча өстәмә керү сынаулары нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен - 6 июльдә; КФУ тарафыннан мөстәкыйль уздырыла торган сынаулар нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен - 10 июльдә; БДИ нәтиҗәләре буенча, шулай ук көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә магистратура программасы буенча укырга керүчеләр өчен - 24 июльдә. 30 июльдә вузның рәсми сайтында һәм мәгълүмати стендында укырга керү имтиханнарыннан башка һәм максатчан урыннарга кабул итүчеләрнең исемлеге эленә.
Быел КФУга кабул итү 2 этапта тормышка ашырыла. Аның 1нчесендә һәр әзерлек юнәлеше буенча бюджет урыннарының 80 проценты ябылырга тиеш. 2нчесендә - калган 20 проценты.
Конкурс исемлегенә эләккән абитуриентлардан документларның оригиналларын кабул итү 3 август көнне сәгать кичке 6да төгәлләнә. 4 августта 1нче дулкында кабул ителү турында боерык чыга. Шуннан соң калган 20 процент бюджет урынга кабул итү башлана. Конкурс исемлегендәге абитуриентлардан документларның оригиналларын кабул итү 6 августта кичке 6да тәмамлана. Кабул ителү турында боерык 7 августта чыга.
Тагын 1 яңалык: мәктәпне алдагы елларда, шул исәптән 2009 елга кадәр тәмамлаучылар, БДИ нәтиҗәләре буенча гына укырга керә.
2015-2016 уку елында КФУда 5265 бюджет урыны каралган. Шуның 4436сы - көндезге, 829ы - читтән торып уку бүлегенә. Шул исәптән 1459 бушлай урын магистрантларга бирелә.
Шунысына да игътибар юнәлтү зарур: КФУга керергә 3 кенә гариза бирергә була. КФУның Яр Чаллы һәм Алабуга институтларына кабул итү аерым башкарыла.
Сүз уңаеннан, документларны, алдагы еллардагы кебек үк, "Буду студентом" социаль-белем бирү челтәре аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.
Әлеге язма КФУның рәсми сайтындагы материалларга таянып әзерләнде.
Искәртеп үтик: быел Татартанда 17,5 меңнән артык укучы мәктәп тәмамлый. Республика территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны, шул исәптән 104 урын дәүләтнеке булмаган вузлар өчен, каралган.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев