Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күгәрчен үләксәләренә хәтле сасып ята башлагач, ниһаять, җыештырып киттеләр

Йолдызнамә буенча һәр елның үз исеме булу җитмәгән, хәзер югары җитәкчелек тарафыннан елларга өстәмә исемнәр дә кушыла. Югары посттагыларның башлары эшли инде анысы. Тормышыбызда кайсы тармак аксый, шуны ел исеме итеп кушкач, алга китеш, әйбәт үзгәреш булыр диләрдер, бәлки

Аңлапмы-аңламыйчамы, мин үзем дә шуңа өметләнәм. Үзем язучы булмасам да, әдәбият-сәнгать елыннан шактый нәрсәләр көттем. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, драматургларыбыз менә дигән әсәрләрен язып нәшриятка бирерләр дә, алар хөкүмәт ярдәме белән бастырылып чыгарылып, халыкка таралыр, республикабызның кино сәнгате үз телебездә сокланып карарлык фильмнар тудырыр, сәхнә “йолдызларыбыз” да чүп-чардан арынып, халык яратып тыңларлык җырлар гына җырларлар дип тә өмет иттем. Ләкин, ни кызганыч, яхшы якка үзгәрешләр сизелмәде, киресенчә, “үзгәреш җилләре” кирегә исте.
 
Менә быелгы 2017 елны “Экология елы”, халыкчанрак итеп әйткәндә, тирә-юньне, табигатьне чистарту елы дип атадылар. Табигать тә шуны гына көткән диярсең, кышын кары, җәен яңгыры иште генә. Җирдәге һәр үсемлеккә җылысын да, дымын да мул бирде. Безнең якларда, шөкер, кайсыбер урыннардагы шикелле табигатькә, кешелеккә олы афәтләр китерерлек ураганнар да, янгыннар, су басулар да булмады.
 
Кырларыбызда иген уңышы (игенчеләребез быел биш миллион тоннадан артык ашлык җыйнап алдылар), бакчаларыбызда яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге, чөгендер гөрләп уңды. Болай булгач, үзебез дә, мал-туарларыбыз да тук булыр, иншаллаһ. Тик, сүзебездә торып, безне ризыклы иткән басу-кырларыбызны, җиләк-җимешле иткән урман-болыннарыбызны, корылыктан саклаучы балыклы елга-күлләребезне, гомумән, бөтен тирә-юнебезне чистарта алдыкмы соң?
 
Экология елы дигәч тә, язга чыккач чистарту эшенә җиң сызганып тотынган идек. Шәһәр эчендә кар астыннан чыккан чүп-чарны капчыклап, машиналап җыйдык, урман, су буйларын тәртипкә китердек, меңләгән төп агач утырттык. Дөрес, тирә-якны тәртипкә салу, чистарту кебек мондый эшләр, Ленин бабайдан калган “субботник”лар һәр язда үткәрелә анысы. Ә менә Экология елында әллә ниләр эшләнер дә, бөтен шәһәр, аның тирә-юне чәчәккә күмелер шикелле иде. Елның исеме үзгә булса да могҗиза тумады, бүтән еллардан артыгы эшләнмәде. Шәһәрдә юлларны, тузган йортларны, балалар бакчаларын, мәктәп, сырхауханәләрне, шөкер, ел саен билгеле бер план нигезендә ремонтлап, яңартып торалар. Безнең йортның да эчен-тышын ничә еллар ремонтлап маташкач, ниһаять, тәмамладылар. Искергән кабель, щитларга хәтле яңага алыштырдылар. Ике яктагы тоташ стенаны җылыткыч материаллар беркетеп, җил-яңгыр үтмәслек итеп шомартып чыктылар. Йортның стеналарына рәссамнар “Мир” дип язып, кубиклар белән уйнап утыручы бала һәм аның баш өстенә аяз күктә очучы тынычлык күгәрченен сурәтләп киттеләр. Стенаның эчке ягында – фатирларыбызда җылысы булырмы, салкыннарда тагын күгәрек гөмбәчекләр пәйда булмасмы, анысын инде салкын көннәр күрсәтер.
 
Ә менә тирә якта балкып торган бу рәсемне узган-барган һәр кеше тукталып, кәрәзле телефонына төшереп ала. Стенадагы әлеге рәсем тирә-юньдәге шапшаклыкны бераз оныттыра кебек. Шәһәр күләмендә елдагыча көзге чәчәк бәйрәмнәре дә узды, хәзер агач, куак утырту эшләре бара. Чәчәк бәйрәмендә үз мәхәлләләрендә чисталык саклаучылар, гаҗәп матур гөл, чәчәк үстерүчеләр бүләкләнде. Яңа, матур ял парклары, фонтаннар, скверлар барлыкка килүе турында әлеге бәйрәмдә сөенеп сөйләделәр.
 
Шәһәрнең матурлыгын булдыру өчен әле тагын да яңа планнар барлыгын искәртеп үтте шәһәр җитәкчелеге. Шулай булсын, гамәлгә ашсын берүк. Ләкин шәһәрнең ышык урыннарын, халык аз йөри торган җирләрне күреп бетермәүләре, ә шәһәр кырыйларын бөтенләй онытулары бер дә яхшы нәрсә түгел. Мин үзем әллә кайларга йөрмим- йөрүен, шулай да якын-тирәдән әйләнеп кайтканда әллә никадәрле шапшаклык күрәм.
 
Янәшәбездәге мәктәп, балалар бакчасы тирәсендәге көзгә чаклы чабылмый калып, орлык чәчеп утыручы тай күмелерлек чүп үләннәренә эчем поша иде. Халык йөри торган урыннарын ялт иттереп чабып алдылар, берничә кабат чистарттылар, ә болары калган иде. Ниһаять, бер чыгуымда, Алланың рәхмәте, соң булса да чабып чистартканнар. Берәрсе фотога төшереп, тиешле урынга җибәргәндер дип уйладым. Шулай да кайбер җирләрдә, кечкенә киоск артында чүп үләннәренең “нәселе” калган әле. Шул киоск хуҗасы, көрәк белән булса да бу чүп үләннәренең тамырына тидереп алгаласа, үзенең эш урыны тирәсе болай ямьсезләнеп утырмас иде. Нишлисең, үзе теләми, бүтәннәр күрсәтми, шуңа чүп үләннәре тик утыра орлык таратып.
 
Гаеп эзләп әллә кая барасы да юк, быел үзебезнең ишегалдында да яздан алып әлегә чаклы шапшаклык. Өч-дүрт метр иңендәге юлның икенче ягында кибет. Шул юлның уң ягыннан ни безнең урам себерүченең, ни кибетнекенең иелеп чүп алганы юк. Элек безнең дворниклар юлның ике ягын да ялт иттереп себереп торалар иде, ә бу яшь хатын бер генә дә җыймый. Җыярга, себерергә дип әйтеп тә карадылар, комиссия дә килде, тик барыбер җиңә алмадылар аны. Баксаң, территорияләр бүленеше буенча юлның ул өлешен урам чистартып йөрүчеләр җыярга тиеш икән.
 
Күгәрчен үләксәләренә хәтле сасып ята башлагач, ниһаять, ике хатын-кыз килеп, җыештырып китте. Димәк, бу урын киләчәктә дә елына бер генә тапкыр себерелә торган участок булып калачак. Ни гаҗәп, хәзерге урам җыештыручылар әллә ялкау, әллә тәртибен шәп беләләр, элеккеләре кебек бөтен җирне ялт иттереп чистартмыйлар. Хәзер кышын бераз буран булса икешәр ярдәмче, яки трактор килеп җитә.
 
Подъезддагы чүп торбасы тыгылса да ярдәм чакыралар. Подъезд идәннәрен икенчесе, лифт эчен өченчесе юа. Гарифҗан исемле олы гына яшьтәге бик тә уңган ир җыештыра иде ишегалдыбызны. Ай чиста, пөхтә дә кеше иде соң! Ишегалдында бер чүп, кар, боз тотмас иде. Чүп торбасы тыгылса, бүтәннәр кебек әле өстән, әле астан тимер ыргаклар белән йолкып ятмас иде. Үзенең илле кило чамасындагы йомры ташы бар иде, уникенче катка менеп, шуны торба эченнән төшереп җибәреп, тыгылган бөтен чүпне “ә” дигәнче чистартып төшәр иде. Һәр эшнең җаен белеп эшләсәң, тәртип тә, чисталык та була икән ул.
 
Без шәһәр читендәрәк яшибез. Шәһәр яны тирәсен ярыйсы ук беләм. Эчтә, үзәктә чисталык булмаганны, монда юк та юк инде. Чүп үләннәре, тәртипсез адәмнәрнең качып-посып китереп түккән чүпләре ел әйләнәсе өелеп ята. Көз коры килсә көздә, көз булмаса язда гөрләп яна шул чүпләр. Шәһәргә газлы әче төтен исе тарала. Шул тирәдәге төрле предприятие, машина кую урыны хуҗалары үз тирәләрендәге ике метрлап җирне чаптырган булалар, ә калган мәйданнарга күз йомалар. Шәһәр хуҗалары калган мәйданнарны да чабып чистартырга мәҗбүр итсә, тыңламаганнарны җавапка тартса, монда да тәртип, чисталык хөкем сөрер иде. Бүтән шәһәрдән кайткан кунакларымны шәһәр тирәсенә, урман-посадка тирәсенә саф һава суларга, табигать кочагына алып чыккан идем.
 
Бу эшемә бик үкендем, андагы шапшаклыкны күреп, кунаклар хәйран калдылар. Тизрәк алып кайтып киттем үзләрен. Шәһәрдән ераграк ташландык бакчаларга китсәң, хәлләр тагын да яманрак: бирегә машина олаулары белән нинди генә төзелеш калдыкларын китереп ташламаганнар! Болары да көздән янмаса, яз көне гөрләп яначак.
 
Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче халык корылыктан, авыл, шәһәр тирәләрен чистартып тормаудан күпме зыян күрә – авыллары, поселоклары белән көлгә әйләнәләр. Бездә әлегә, Аллага шөкер, андый зур афәтләрнең булганы юк. Тик болай чүпкә күмелеп, тирә-юнебезгә илтифатсызлык күрсәтеп яшәсәк, табигатьнең безгә арты белән борылуы да мөмкин. Шәһәр хуҗалары, калаларның тирә-ягына да күз салып, чистартуны оештырсалар, ничек шәп булыр иде. Техника заманасы җиңмәслек эш түгел бит, бары тик теләк кенә кирәк. Буш мәйданнарга агач-куаклар утыртып, яшеллеккә төренеп, саф һава сулап яшисе иде!
http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев