Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хаҗ-операторлар мөселманнарга яшь вакытта хаҗ кылырга киңәш итә

Татарстанның хаҗны оештыру белән шөгыльләнүче әйдәп баручы компанияләре үз киңәшләрен бирде.

Хаҗ-операторлар мөселманнарга яшь вакытта хаҗ кылырга киңәш итә. Татарстанның хаҗны оештыру белән шөгыльләнүче әйдәп баручы компанияләре үз киңәшләрен бирде. Алар хаҗны ни рәвешле җиңеләйтү һәм мөселман кешесенең сәламәтлегенә ничек зыян китермәүгә бәйле.

«Булачак хаҗилар сәфәргә рухи яктан да, физик яктан да әзер булырга тиеш. Без хаҗга яшьрәк чагында барырга һәм әлеге сәфәрне пенсиягә кадәр кичектермәскә киңәш итәбез. Һәр мөселман кешесе хаҗның бөтен әһәмиятен аңларга һәм аңа әзерлек эшләренә җаваплы карарга тиеш, чөнки кеше хаҗга турист кебек түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең кунагы кебек бара», - дип искәртте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «ТР МДН Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы матбугат сәркатибе Игорь Смоленков.

Ул искәртеп үткәнчә, хаҗи Мәккәдә көнен Аллаһы Тәгаләгә табынып үткәрергә, түземлек күрсәтергә, юлында килеп туган кыенлыкларны җиңеп чыгарга тиеш. Шунлыктан хаҗга барыр алдыннан дини әдәбиятны яхшылап үзләштерергә, сәфәргә рухи яктан әзерләнергә кирәк.
 

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев