Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хаҗга җыенучы мөселманнарны Согуд Гарәбстанындагы инфекцияләр хакында кисәтәләр

Роспотребнадзор хаҗиларга кулны сабынлап юарга һәм дөяләргә якын килмәскә киңәш итә.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе хаҗга җыенучы Татарстан мөселманнарын Согуд Гарәбстанында таралган инфекцияләр (Якын Көнчыгыш коронавирус синдромы, Денге бизгәге һ.б.) хакында кисәтә.

Роспотребнадзор хаҗиларга кулны сабынлап юарга, ютәлләгәндә салфетка кулланырга, авырулар белән аралашмаска, кеше күп җыелган урыннарда марля бәйләвеч кияргә, дөяләргә якын килмәскә, кайнамаган дөя сөте һәм кайнамаган су эчмәскә киңәш итә. Авырып киткән очракта, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хайван тешләгән яки тырнаган очракта, әлеге урынны сабынлы су белән юып, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шул ук вакытта, хаҗиның виза алу өчен менингококк инфекциясеннән прививка ясатуы турында гамәлдәге халыкара сертификаты булырга тиеш. 

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев