Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хаҗга юлламаны казанлы отты

Казанда джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры булып узды.

 Казанда джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры булып узды. Аның нәтиҗәләре ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә урнаштырылган.

Җирәбә нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында төп бүләк – хаҗга юлламаны 44 яшьлек казанлы Гомәр Метеков алды, ул 94+кг үлчәү категориясендә беренче урын яулады. Икенче төп бүләк – гомрәгә юлламага Самарадан 18 яшьлек Әмирхан Гуданатов лаек булды, ул исә 94 килога кадәр үлчәү категориясендә чемпион.

Төп бүләкләрне спортчыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстанда хаҗны оештыру буенча рәсми оператор “ДУМ РТ хаҗ” генераль директоры Ранис Вахитов тапшырдылар. Әлеге бүләкләр үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган барлык мөселман ир-атлар арасында җирәбә ярдәмендә уйнатылды.

Моннан тыш, Дагыстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасындагы вәкиллегеннән дә махсус бүләк тапшырылды.

Фото: www.dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев