Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык санын алуга бәйле сорауларга адвокатлар җавап бирәчәк

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты «SERGIS» Татарстан Республикасы Адвокатлар коллегиясе белән килешү төзеде.

Бөтендөнья татар конгрессы халык санын алуга бәйле сорауларга адвокатлар белән берлектә җавап бирә башлаячак. Бүген конгрессның башкарма комитеты «SERGIS» Татарстан Республикасы Адвокатлар коллегиясе белән килешү төзеде.

«Халык санын алуга әзерләнә башладык. Очрашуларга татарлар җанисәпкә бәйле шундый зур сораулар бирәләр. Катнаш гаиләләрнең аеруча сораулары күп була. Кешеләргә башка оешмалардан да төрле тәкъдимнәр булырга мөмкин. Без шундый сорауларга төпле итеп, закон нигезендә җавап бирер өчен адвокатлар белән килешү төзергә булдык», - дип аңлатты ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Ул кешеләрнең милләткә бәйле сорауларда кеше югалып калу очраклары булуын әйтте. Андый очракларда юридик компаниянең аларны яклый алачагын искәртте. «Без Россия күләмендәге 5 миллион 300 мең татарның һәрберсенә барып җитеп, аларны татар булып саналуын телибез. Безгә кешенеке кирәк түгел, ләкин һәр татар саналган булырга тиеш», - диде ул.

Килешү өчен сайланган компанияне Васил Шәйхразиев: «Без татар җанлы ханымның юридик компаниясе», дип тәкъдим итте. Ул төбәкләрдә алдау очраклары булса, адвокатлар прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итәргә әзерлеген дә ассызыклады.

«Безнең милләткә булышасыбыз килә. Мәскәүдә дә филиалыбыз бар. Кирәк булса, регионнарга да чыгарбыз. Халык санын алуга карамаган очраклар булса да, аерым карарга тырышырбыз», - диде «SERGIS» Татарстан Республикасы Адвокатлар коллегиясе җитәкчесе Гөлнара Сергеева.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты халык белән адвокатлар арасында арадашчы ролен үтәячәк. Халык санын алуга бәйле сораулар Бөтендөнья татар конгрессында кабул ителә һәм адвокатларга тапшырыла. Әзер җавапларны да иясенә конгресс хезмәткәрләре җиткерәчәк. Оештыручылар бу эшне берничә көн эчендә башкарырга вәгъдә итә.

Әлеге килешү ел азагына кадәр каралган.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев