Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык санын алуны Миңнеханов 2021 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе дип атады

Муниципаль хакимият Бөтенроссия халык санын алуны уңышлы уздыру өчен шартлар тудырырга тиеш, дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Бөтенроссия халык санын алуны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның мөһим вакыйгаларының берсе дип атады. Бу хакта республика җитәкчесе бүген ТР Муниципаль берәмлекләре Советының XV съездында белдерде.

«Киләсе елның иң мөһим вакыйгаларының берсе - Бөтенроссия халык санын алу, ул апрель аенда узачак», - диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов сүзләренчә, муниципаль хакимияткә халык санын алуны уңышлы уздыру һәм халык арасында мәгълүмати-аңлату эшләрен оештыру өчен шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнә.

Съезд эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Муниципаль берәмлекләрнең гомумроссия конгрессы президенты, Дәүләт Думасы депутаты Виктор Кидяев катнашты.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев