Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкара балаларны яклау көнендә Казанда «Без Кремльне яратабыз!» фестивале узачак

1нче июньдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Без Кремльне яратабыз!» фестивале узачак. Нәни кунакларны һәм казанлыларны театральләштерелгән тамашалар, фәнни һәм танып-белү чаралары, бәйрәм концерты, мастер-класслар һәм конкурслар көтә.

Чаралар 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте. Туганнар корпусы һәм Манеж арасындагы мәйданчыкта флешмоблар, уеннар һәм викториналар узачак. Сәламәт яшәү рәвеше темасына «SаMоSтоятельные дети» яшьләр проектында катнашучылар үз программалары белән чыгыш ясаячак.

Манеж каршындагы мәйданда Казанда беренче «Союзмультпарк» мультимедиа үзәген тәкъдир итү булачак. Балалар үзләрен мультипликаторлар ролендә сынап карый һәм мультфильмнар ясау буенча мастер-классларда катнаша алачак. Шулай ук нәни казанлылар өчен зур уен курчаклары белән чаралар узачак.

Бу вакытта мәйданның түбән ярусында Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Без Кремльне яратабыз!» дип исемләнгән бәйрәм концерты булачак. Шунда ук 14:00 сәгатьтә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының «Су анасы» спектакле башлана.

Юнкерлар училищесының ябык галереясында яшь талантлар остаханәсе эшләячәк. Анда һәр бала иҗади мастер-класс уза, «Әлбәттә, Фән!» мавыктыргыч фән лабораториясеннән фәнни тамаша промоакциясендә катнаша һәм аквагрим ясарга өйрәнә алачак.

Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданда «Шаян ТВ» балалар телеканалының презентациясе һәм бию флэшмобы узачак. Балалар аниматорлар, шулай ук Шаян һәм Мияу курчаклары белән төрле активлыкларда катнаша, үзләрен күрсәтә һәм рәсем ясау буенча мастер-класслар уза алачак.

Чыганак : татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев