Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыклар Дуслыгы йортында үткән «Тоталь диктант» акциясендә 150дән артык кеше катнашты

Башка мәйданчыклар белән беррәттән Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында да «Тоталь диктант — 2018″ акциясе узды. Биредә чит ил студентлары белән берлектә 150дән артык кеше катнашты.

Чит ил студенталры өчен 9 сорау һәм диктант текстын (акция катнашучылары язган төп текстның кыскартылган варианты) үз эченә алган махсус Trud тест оештырылган иде. Алар өчен текстны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров укыды. Биредә Әрмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таджикистан һәм Нигериядән килгән студентлар катнашты. Алар диктантның җиңел булуын һәм икенче юлы тулы текстны язып карау теләге тууын әйтте.

Тотальный диктант 2018 (14.04.18)

Калган өч аудиториядә ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, БИМ-радио баш мөһәррире һәм алып баручысы Валерия Бутрова һәм филолог Оксана Семко диктор булдылар.

«Әлеге диктант миндә зур тәэсирләр калдырды, мондый чараларны ештак оештырырга кирәк. Халыкның грамоталыгын тотрыклы итәргә кирәк. Югары белем иясе булуыма карамастан, минем өчен диктант катлаулы булды, чөнки белемнәр акрынлап тоныклана. Шуңа күрә үз алдыма ел саен мондый тикшерү үтәргә кирәк дигән максат куйдым. Чараны оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. «Тоталь диктант» кешеләрне тагын да культуралы һәм мәгърифәтле итәр дип ышанам», — дип сөйләде акциядә катнашучы Тимофей Тараканов.

Тотальный диктант 2018 (14.04.18)

Быелгы «Тоталь диктант» авторы — тумышы белән Казаннан булган язучы Гүзәл Яһина. Текст авторның немец колониясенең Идел буендагы томышына багышланган  «Дети мои» дип исемләнгән яңа романыннан алынган өзекләрдән төзелгән.

Тотальный диктант 2018 (14.04.18)

Татарстан буйлап диктантны 26 муниципаль берәмлектәге ярты йөздән артык мәйданчыкта яздылар. Бу күрсәткеч белән республика акциядә чираттагы рекордын куйды.

Акциянең нәтиҗәләре 18 апрельдән соң «Тоталь диктант»ның рәсми сайтында эленәчәк.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Фото:http://addnt.ru

http://addnt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X