Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ха­тын-кызлар гүзәл зат булудан биг­рәк атны хәтерләтә”

Кайвакыт ялтыравык журнал тышындагы бизәнгән-ясанган хатын-кызларга карыйбыз да, эх, мин дә шундый булсам иде, дип хыяллана башлыйбыз. Ә аннары... ашарга пешерәсе бар икәне искә төшә. Таныш хәлме? Тышкы һәм эчке дөнья­ны үзгәртү өчен күп тә кирәкми икән бит. Моның сер­ләрен “Яңа Гасыр” телеканалында чыга башлаган “Мин” тапшыруын төшерүчеләр белә.

Бу хакта өр-яңа тапшыруны тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр. Матурлык турында сөйләшү өчен урынын да туры китереп сайлаганнар. Чара башкала үзәгендәге рестораннарның берсендә узды. “Без ниндидер яңалык уйлап чыгардык дип әйтә алмыйм, – ди тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова. – Шунысы хак: татар телевидение­сен­дә әлеге эшкә беренчеләрдән булып тотындык. Чит илдә ке­шенең тышкы кыяфәтен үз­гәртү, аңа яңа көч өстәүгә багышланган тапшыруларны моннан егерме ел элек үк күрсәтә башладылар. Россия телевидениесендә исә ул чама белән ун ел элек барлыкка килде. Без тапшыруны эчтәлеге ягыннан тагын да баетырга тырыштык”.


Ни өчен “Мин” икәнен дә аңлат­ты­лар. “Хатын-кыз көзге каршында горур басып: “Мин!” – дип әйтә бе­лергә тиш”, – ди Гөлназ. Үз-үзе­нә нык ышанган кеше тормышта да югалып калмаячак. Тап­шы­руда ике төркем белгеч­ләр, шул исәптән психотерапевт һәм хәз­рәтләр дә эшли. “Без чыннан да хатын-кызларны үзгәр­тәбез дип әйтә алам. Бу бик күп көч таләп итә, әлбәттә. Тапшыруны төшерү­дән тыш, катнашучылар стилист белән очраша, ки­бет­кә барып киемнәр сайлый. Косме­то­логның үз мәшәкатьләре. Мәсә­лән, укол ясаганнан соң, биттәге җыерчык­лар бетсен өчен ике атна көтәргә кирәк. Арып-талып бетәбез, әмма эшебез азагында тапшыру герое­ның бәхет­тән балкыган күзләрен күреп, чиксез канәгатьлек хисе алабыз”, – ди тапшыру авторы.


Тапшыруда теләге булган һәр­кем катнаша ала. Иң мөһиме – унсигез яшьтән өлкәнрәк булсын. “Атнасына 40-50 хат килә. Яшьләр генә түгел, олылар да яза. Соңгы арада тулы гәүдәле хатын-кыз­лардан хатар күп килә башлады. Кызганыч, без аларны 24 сәгать эчендә ябыктыра алмыйбыз”, – ди Гөлназ. Тапшыруда катнашу өчен бер тиен дә акча түләргә кирәкми, дип тә ышандырдылар. Чәч кисү, бизәндерү, тырнак буяу кебек хезмәтләрне бушлай күрсәтәләр. Ә менә сайлаган киемнәр тапшыруда кала. Моны әлегә “Мин”нең иганәче­лә­ре булмау белән аңлаттылар. Тик озакка түгел, ахры. Очрашуда катнашкан “Яңа Гасыр” телерадио­ком­паниясенең PR бүлеге җитәк­чесе Ринат Әхмәтҗанов тапшыруга карата тамашачылар гына түгел, иганәчеләр тарафыннан да кызыксыну зур булуын искәртте. “Мин” чыга башлаганнан соң, социаль челтәрләр аша бик күп хатлар, мөрәҗәгатьләр килә башлады. Тамашачыларыбыз саны артты”, – дип шатлыгы белән уртак­лашты ул.


Катнашучыларга килгәндә, аларны үзләре турында язылган хатларына карап сайлап алалар икән. Тик тапшыруга ире ташлаган, балалары булмаган, төрле авыруларга дучар хатын-кызлар гына килә, дигән фикер белән килешмәде Гөлназ. “Әле күптән түгел генә эшмәкәр хатын-кыз турында чыгарылыш әзерләдек. Аның бөтен нәрсәсе дә бар, тик үз-үзен карарга вакыты җитми. Тапшыруга ул, матур буласым килә, дип килде. Без аны үзгәрттек”, – ди алып баручы. Катнашучылар арасында иң өлкә­не­нә – 67 яшь. Хатын-кызлар белән беррәттән, ир-атларны да матурлыйлар. 31 яшьлек егет, өйләнә­сем килә, дип “Мин”гә килгән әнә.


Тапшыру белгече, визажист Диләрә Талипова әйтүенчә, иң авыры – катнашучыларның эчке кичерешләрен үзгәртү. “Кайбе­рәү­ләрнең тапшыруга килсә дә, үзгәрешләргә әзер булмавы ачык­лана. Арада бер тапкыр да иннек буяп карамаганнар да очрый. Без аларга барысын да аңлатабыз, үзләренә туры килгән бизәнү чаралары турында сөйлибез”, – ди ул. Берәү­ләр битне фәкать сабын белән генә юса, икенчеләр аягым кәкре дип, кыска итәк кияргә тарсына икән. Андыйларны: “Кәкре аяк хәзер модада”, – дип үгетләүләрен дә әйттеләр. Тапшыру белгече, чәчтараш Илназ Кадыйров сүз­ләренә караганда, ха­тын-кыз­лар­ның күбесе чәчен тәр­бияли белми. “Чәч киселеше үзенә ошамаучылар яки, гомумән, битенә туры килмәү­челәр байтак. Аларга ки­ңәшләр биреп, чәчне модага туры китереп буйыйбыз”, – ди ул.


Ә менә: “Миңа мондый чәч кирәк”, “Тырнагымны бу төскә буягыз”, – дип шарт куярга яратучыларны өнәп бетермиләр. “Безнең шәп белгечләр командасы бар. Тапшыруда катнашучыларга алар­ның фикеренә колак салырга туры киләчәк”, – ди Гөлназ. Өч сәгать буе стилист белән кибет­ләрдә йөреп, бер күлмәк тә сайлый алмаган катнашучыны кире борганнар. Тапшыру белгече, психотерапевт Рамил Гарифуллин әйтүен­чә, бөтен хатын-кызлар да алиһә булырга тели. “Ә моның өчен үз “мин”еңне сак­лап калырга кирәк. Бу – хатын, әни булудан да әһә­ми­ятлерәк. Башта үзең булып кал,  аннары иреңне һәм балаларыңны тәрбияләрсең. Югыйсә бүген ха­тын-кызлар гүзәл зат булудан биг­рәк атны хәтерләтә”, – ди ул. Тапшыруның тагын бер мөһим ягы бар. “Мин” фәкать татар те­лен­дә генә бара. “Без татар те­ле­нең камил һәм күпкырлы икәнен дәлилләргә тырышабыз. Үз тапшыруыбыз аша яшьләрне җәлеп итеп, аларны татар теленә өйрәтү максатын куябыз”, – ди алып баручы. Матур булу өчен монысы да кирәк!

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев