Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Хатын-кызлар көне белән! 

Кадерле әниләр, сөекле хатын-кызларыбыз! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!


8 март – әниләребезне, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне, сөйгән ярларыбызны, хезмәттәшләребезне олылау бәйрәме. Сез тормышка мәгънә, ямь һәм матурлык өстәүчеләр. Иң җаваплы өлкәләр – балаларга белем һәм тәрбия бирү, сәламәтлек саклау, социаль яклау, терлекчелек тармагы күпчелек сезнең җаваплылыкта. Бу язгы матур көндә сугыш елларында һәм аннан соң илне торгызуда авыр хезмәт куйган өлкән буын хатын-кызларыбызга аеруча ихтирамыбызны белдерәсебез килә. Сез Бөек Җиңүне якынайткан, 100 еллыгы билгеләнәчәк Татарстан АССР, 90 еллык тарихлы районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән кешеләр. Авыр сынаулар Сезне сындырмаган, күңел җылыгыз балаларыгызга, онык-оныкчыкларыгызга да җиткән. Шулай ук без күп балалы әниләргә, үзләрен шушы бөек вазифага багышлаган барлык хатын-кызларга ихластан рәхмәтлебез. 
Кадерле гүзәл затларыбыз, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын тоеп, бәхетле яшәгез. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телибез. 
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев