Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатынына Мерседес бүләк иткән полиция түрәсе кеше кыйнауда шикләнелеп тоткарланган

Башкортстанда эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәлеге җитәкчесе кеше кыйнауда шикләнелеп ике көнгә тоткарланган. Моңа кадәр аның хатынына кыйммәтле машина алып бирүгә бәйле җәнҗал купкан иде.

Тикшерү комитетының Башкортстан бүлеге бер ирне кыйнау өчен "Вәкаләтләре кысаларыннан чыгу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачуы турында хәбәр итте. 29 яшьлек ирне кыйнауда шикләнелеп, 47 яшьлек полиция хезмәткәре тоткарланды, диелде. Тикшерү версиясенә караганда, быел сентябрьдә бер төркем полиция хезмәткәрләре Стәрлетамакның комарлы уеннар бинасында сакчы булып эшләүчене кыйнаган. Полиция хезмәткәрләре бу вакытта оператив-тикшерү чаралары уздырган булган, дип белдерелә.

Башкортстан эчке эшләр министрлыгы хәбәреннән күренгәнчә, вәкаләтләре кысаларыннан чыккан Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе вазифасыннан азат ителгән. "Тикшерү уздырганнан соң Башкортстан эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Роман Деев полиция хезмәткәрен эчке эшләр оешмасыннан азат итү турында карар итте", диелә белдерүдә.

ПроУфу басмасы язуынча, әлеге 47 яшьлек хезмәткәр - күптән түгел хатынына 2,6 миллион сумлык Мерседес машинасы бүләк итүгә бәйле җәнҗаллы видеога эләккән полиция түрәсе Игорь Воробъев.

 

Воробъевның хатынына Мерседес машинасын бүләк итү видеосы интернетта таралды һәм коррупциягә каршы тору идарәсе җитәкчесенең әлеге гамәле халыкта ризасызлык тудырды. Полиция түрәсенең хатыны "машина минем акчага алынган", дип акланды.

Фото: http://surb.sledcom.ru

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев