Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәбәрсез югалган дип саналган Татарстан солдаты җәсәден Казанда җирләделәр

Кызылармияче Ефим Ефимов җәсәде Түбән Новгород өлкәсендә экспедиция вакытында табыла.

Бүген Казанда, тантаналы төстә, Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган дип саналган кызылармияче Ефим Ефимов җәсәде җирләнде. Бу хакта бүген футбол буенча Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Матбугат конференциясе Хәтер һәм кайгы көненә багышланды.

“Бүген иртәнге тугызда, Самосырово зиратында, Түбән Новогород өлкәсендә язгы экспедиция вакытында табылган Татарстан солдаты җәсәде җирләнде”, - диде ТР “Ватан” төбәкара иҗтимагый яшьләр оешмасы җитәкчесе Илья Прокофьев.

"Без Лаеш администрациясе һәм Казан башкарма комитеты аша аның туганнарын эзләдек һәм кызын таптык. Ул әтисен үз әнисе янына җирлисе килү теләген белдерде. Ефим Ефимовның җаны бүген, ниһаять, үз ватанында тынычлык тапкандыр", - дип әйтте ул.

Илья Прокофьев билгесез солдатның шәхесен ачыклау тарихын да сөйләп үтте.

“Үлгән солдатның медальоны һәм аның вкладышы сакланган. Андагы язулар ачык аңлашыла. Ефимов Ефим Ефимович, ТАССРда , Столбище районы, Карадуле авылында туган диелә. Ул вакытта яшәгән өй адресы да язылган. Ефимовны 1941 елның августында солдатка алганнар. Бу вакытта ул Казанда яшәгән булган. Ефим Ефимов бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган”, - диде ТР “Ватан” төбәкара иҗтимагый яшьләр оешмасы җитәкчесе Илья Прокофьев.

Фото: архив, Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев